САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр, 30 июль.

Районда урып-җыю эшләре 12690 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 25 процентында башкарылды. Бөртеклеләрнең гектардан уртача уңышы 21 центнер тәшкил итә. Көзге чәчү өчен 11500 гектар җир әзерләнде. Быелгы корылык аркасында Татарстанда көзен икмәк бәяләре ким дигәндә 15 процентка артачак. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел игенчеләр нибары 2-2,5...

Районда урып-җыю эшләре 12690 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 25 процентында башкарылды. Бөртеклеләрнең гектардан уртача уңышы 21 центнер тәшкил итә. Көзге чәчү өчен 11500 гектар җир әзерләнде.

Быелгы корылык аркасында Татарстанда көзен икмәк бәяләре ким дигәндә 15 процентка артачак. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел игенчеләр нибары 2-2,5 миллион тонна ашлык җыеп алырга өметләнә, бүтән елларда аның күләме 5 миллионга җитә иде. Министрлык мәгълүматлары буенча, корылыктан бөтен республика диярлек - 35 район зыян күргән. Бу исә әлеге районнардагы хуҗалыклар федераль үзәктән компенсациягә өмет итә ала дигән сүз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, "документлар үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләнсен өчен", Марат Әхмәтовка әлеге мәсьәләне күз уңында тотарга күрсәтмә бирде.

Рамазан ае дәвам итә. Бүген аның 22 нче көне. Районыбыз мәчетләрендә авыз ачтыру мәҗлесләре үтә.Ураза бәйрәме быел 8 августка туры килә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча бу көн ял көне итеп игълан ителде. Ә Корбан бәйрәме быел 15 октябрьга туры килә.

Сарманда төзелеп килүче бассейн янында фонтанлы парк та ачылачак. "Илвар" җәмгыяте җитәкчелеге әйтүенә караганда, әлеге объектны 31 августка тапшырырга исәпләп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев