САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр, 23 июль.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгыннан алынган мәгълү­матларга караганда, республика кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн күбрәк мәйдан били. Корылык үзенекен итте итүен. Уңыш көтелгәннән шактый ким. Әлегә республика буенча урып-җыю темплары шактый югары үзе. Беренче мөм­кинлек чыгу белән комбайнчылар игенне турыдан да ура, теземнәргә дә сала. Республика игенчеләре инде 330 мең...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгыннан алынган мәгълү­матларга караганда, республика кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн күбрәк мәйдан били. Корылык үзенекен итте итүен. Уңыш көтелгәннән шактый ким. Әлегә республика буенча урып-җыю темплары шактый югары үзе. Беренче мөм­кинлек чыгу белән комбайнчылар игенне турыдан да ура, теземнәргә дә сала. Республика игенчеләре инде 330 мең гектарда игеннәрне те­земнәргә салган, 160 мең гектары суктырылган. Уртача уңыш - әлегә гектарыннан 22,3 центнер. Шунысы да cөе­нечле: иртә язда ук чәчеп, барлык технология таләплә­рен вакытында һәм югары сыйфат белән башкарып чыга алган хуҗалык кырларында гектарыннан 30 центнердан артык уңыш җыеп алучылар да байтак. Безнең районда да урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.

20 июльдән "Татарстан почтасы" "Сарман" газетасына вакытыннан алда язылу үткәрә. Аңа 2014 нче елның беренче яртыеллыгы өчен иске, ягъни 2013 нче елның икенче яртыеллыгы бәясеннән язылырга мөмкин. Арзанрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз!

Реклама

Татарстанда аеруча талантлы балалар өчен махсус гим­назияләр, лицейлар челтәре булдыру проекты акрынлап тормышка ашып бара.Үткән ел IT-лицей үзенең ишеген ачты. 2013-2014 уку елында мондый мәктәп­ләр­нең артуы көтелә.

Ураза ае бара. Ураза тотучыларга җиңеллек бирергә теләгәндәй, көннәр дә бераз суынды. Районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәтнең әйтүенә караганда, Сарманның "Тәүфыйк" мәчетендә көнаралаш, шулай ук авыллардагы мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелә. - Иманга тартылучылар елдан-ел арта. Ураза тотучылар арасында яңа кешеләр, яшьләр быел тагын да күбрәк күренә, - диде бу уңайдан Сәгыйть хәзрәт. Шунысын да әйтергә кирәк: сабырлык, бәрәкәт аенда районда олы кунак бар - тәравих намазлары үткәрү өчен, Төркиядән Коръән Хафиз килгән.Хәбәрчеләребез арасында да иманга тартылучылар шактый. "Сарман" газетасының киләсе санында аларның берничә шигырен дә укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X