Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Көн темасы, 28 январь.
Беркем тарафыннан да кулланылмый торган бина һәм җир мәйданнарын ачыклау максатыннан республикада, шул исәптән районыбызда да «Халык инвентаризациясе» дигән махсус акция игълан ителде. Ул 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. - Авыл советы башлыклары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә нинди кулланылмый торган җир, ташландык бина булу турында һәрвакыт мәгълүмат биреп...
-
Юбилей белән!
Район үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә хезмәт куючы, актив хәбәрчебез Минниярова Фәүзия Язкар кызының 22 январьда -50 яшьлек юбилее. Агач - яфрак, кеше кылган гамәлләре белән күркәм, диләр. Фәүзия Язкаровна да үзенең төгәллеге, алынган эшен җиренә җиткереп, күңел биреп башкаруы, балаларны яратуы белән күпләрнең хөрмәтен яулады. Ул үткәргән кичәләр, тематик чаралар...
-
Изге җомга көне белән!
-
2014 нче ел — Татарстанда Мәдәният елы
Президентыбыз - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалаган иде. (№УП - 847, 29 август - 2013 ел).Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп тә 2014 елга Казан билгеләнде.
-
Якынлашып килүче Яна 2014 ел белән!
Атлар булып вакыт чаба гына! Кем белән икән ул ярыша? Тотып тыеп булмас акбузаттай, Бер-бер артлы еллар чабыша. Зәңгәр ат елы килә, диләр бит. Дулап үтәр инде бу ел да. Алып килсен инде көткәннәрне, Эләктереп алтын ялында. Кыңгыраулар тагып, атлар чаба. Вакыт әллә шулай чыңлыймы? Парлы атта очып үтә вакыт....
-
"Сарман" радиосы-җиңүче!
. "2013 ел - экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" кысаларында Татарстан Министрлар Кабинеты "Кеше һәм табигать" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Анда "Сарман" радиосы да катнашты һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Яхшы радиосюжет" номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның "Корстон" мәдәни күңел ачу үзәгендә...
-
Көн темасы, 19 ноябрь.
Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, һәлакәттә фаҗигагә юлыккан кешеләрнең туганнарына ярдәм итү өчен махсус хисап ачылган. Ярдәм итәргә теләүчеләр "Ак Барс СОЗИДАНИЕ" хәйрия фондына акча күчерә ала: 420066, Казан, Меридианная ур., 1а йорты.
-
Куркыныч фаҗига!
Кичә сәгать кичке сигезенче яртыда башкала аэропортында "Боинг" очкычы белән зур фаҗига килеп чыкты. Мәскәүдән кайтучы очкыч аэропортка төшкәндә җиргә бәрелгән һәм шартлаган. Андагы 44 юлчы һәм 6 экипаж әгъзасының барысы да һәлак булган. Араларында Татарстан Президентының өлкән улы Ирек Миннехановның да булганы инде билгеле. Моннан тыш, корбаннар арасында Федераль...
-
Көн темасы, 13 ноябрь.
Мәгълүм булганча, РФ сәламәтлек саклау министры боерыгы нигезендә быел республикада, шул исәптән безнең районда да, аерым категория гражданнар-21 яшьтән алып өлкәнрәкләр, өч яшь аермалыгы белән, бушлай диспансерлаштыру үтә. Бүгенге көндә ул район үзәк хастаханәсендә дәвам итә.
-
Якынлашып килүче бәйрәм белән!
21 ноябрь көнне "Сарман" кинотеатры бинасында Әниләр көненә багышланган "Ватылмасын бәллүр йөрәгең" дип исемләнгән кичә узачак.
-
Көн темасы, 11 ноябрь.
Районда "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылу бара.
-
Актауль тема.
Көзгә керү белән салкын тиеп (ОРВИ) авыру очраклары арта. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Шуңа күрә саклык чараларын алдан күреп кую кирәк. Гриппны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы - прививка ясату диләр алар. Һәм аны грипп шаукымы башланганчы ук (ягъни октябрь-ноябрьдә) ясатып өлгерергә кирәк. Республикабызда гриппка каршы иммунизация сентябрь ахырында башланып...
-
Көн темасы, 31 октябрь.
Сарман районы халкы 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. 4 ноябрьдә, Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә 6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Әлеге көннәр бәйрәм һәм ял көннәре.
-
Көн темасы, 30 октябрь
1 ноябрьдә район мәдәният йортында "Халкым җәүһәрләре" район фольклор коллективлары конкурсының гала-концерты уздырыла. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Программада - җиңүче коллективлар, аерым башкаручылар, "Ватан" республика конкурсында катнашучылар чыгышы. 19.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе - 50 сум. Рәхим итегез!
-
Көн темасы, 25 октябрь.
Изге җомга көне мөбәрәк булсын хөрмәтле райондашлар! Тазалык-саулык, бэхет-шатлык, озын гомер барыбызга да!!!