САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Юбилей белән!

Алтын Юбилеең белән радио! " Сарман" радиосына-50! Күпме бу, азмы? Бу чор эчендә никадәр вакыйгалар булуын искә төшерсәң, күп әлбәттә. " Сарман" яши һәм яшиячәк! Чөнки аны яшәтүче фидакарь җаннар бар, эшкә рухландырып торучы тугрылыклы тыңлаучы бар. Радио-халыкның җанына якын моң, ул яңгырасын да яңгырасын, тынмасын, диясе килә.Юбилеебызга багышланган бәйрәм...

Алтын Юбилеең белән радио!

" Сарман" радиосына-50! Күпме бу, азмы? Бу чор эчендә никадәр вакыйгалар булуын искә төшерсәң, күп әлбәттә. " Сарман" яши һәм яшиячәк! Чөнки аны яшәтүче фидакарь җаннар бар, эшкә рухландырып торучы тугрылыклы тыңлаучы бар. Радио-халыкның җанына якын моң, ул яңгырасын да яңгырасын, тынмасын, диясе килә.Юбилеебызга багышланган бәйрәм тапшыруында үзләренең иң ихлас матур теләкләрен безгә Сарман муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, җитәкчебез Альбина Сабирова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рузалия Шиһапова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Голназ Латыйпова, Сарман муниципаль киноучреждениясе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, " Таттелеком" җәмгыятенең район бүлеге начальнигы Ленар Нафиков юлладылар һәм чыгыш ясадылар. Әлбәттә радиотыңлаучыларыбыздан, актив хәбәрчеләребездән дә бик күп котлаулар килеп иреште. Һәрбарчагызга да рәхмәт сүзләрен ирештерәбез. Алга таба " Сарман" радиосы дулкыннарында бергә булырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев