Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Көн темасы, 23 октябрь.
Берничә ел рәттән Россия пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе пенсионерлар өчен компьютер укулары оештыра. Быел да алар ай башыннан Җәлилнең беренче санлы, Иске Минзәләбаш, Петровка Завод, Каташ Каран мәктәпләрендә бара.
-
Көн темасы, 22 октябрь.
Сарман радиосы сездән котлау сүзләре көтеп кала. Якыннарыгызны, дусларыгызны гомер бәйрәмнәре, яисә башка онытылмас вакыйга белән безнең дулкыннардан котларга мөмкин. Реклама хезмәте телефоны: 2-57-76
-
Хәбәрләр, 19 сентябрь.
Сарманда "Милләтләр кроссы-2013" узачак. Ярышлар 21нче сентябрьдә Сарман авылындагы "Старт" чаңгы базасында сәгать 10.30да башлана. Регистрация - сәгать 8дән 9.30га кадәр. Минзәлә шәһәрендә "Авыл яшьләре" дип аталган VIII җәйге авыл спорт уеннары узды. Ярышларда 12 спорт төре буенча Республиканың 43 районыннан 1200дән артык кеше катнашты. Гомумкоманда сынамышларында безнең якташлар 6нчы...
-
Хәбәрләр, 17 сентябрь.
-
Юбилеегыз белән !
Шушы көннәрдә ТР атказанган мөгәллиме, Сарман урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәрит Газимович Сафин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан сезнең игътибарга аңа багышланган махсус тапшыруны тәкъдим итәбез.
-
Көн темасы, 16 сентябрь.
Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Анда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районындагы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Салават Фәретдинов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов чыгыш ясадылар. Киңәшмәне район башлыгы Нәфис Закиров алып барды.
-
Ялларыгыз күңелле узсын!
Хөрмәтле райондашлырыбыз якынлашып килүче ялларыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрегез! Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз.
-
Сарманны томан каплады.
Бүген район территориясендә томан күзәтелә.
-
Көн темасы, 11 сентябрь.
Гадәттән тыш хәлләр- янгын, юл-транспорт һәлакәтләренә, сулыкларда вакыйгалар, аварияләргә юлыксагыз яки тап булсагыз, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 01 телефонына хәбәр итегез. Кәрәзле телефоннардан 112 яки 012 номерларына чыгарга мөмкин.
-
Көн темасы, 9 сентябрь.
Бүгеннән Чаллыдагы Перинаталь үзәк бинасы ике айга ремонтка ябыла. Чулман балалар медицина үзәге составындагы учреждение безнең Сарман, Әгерҗе, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Тукай, Алабуга районнарында яшәүче йөкле хатын-кызларга ярдәм күрсәтә. Ремонт вакытында Сарман, Актаныш, Азнакай районнарында яшәүчеләр Әлмәт бала тудыру йортына җибәреләчәк.
-
Көн темасы, 6 сентябрь.
Изге җомга көне мөбәрәк булсын хөрмәтле райондашлар!
-
Көн темасына, 5 сентябрь.
Егетләр, кызлар! Сез сәхнәне, биюне үз итәсезме? Шулай икән 9 сентябрь көнне сезне Сарман сәнгать мәктәбендә "Жасмин" бию коллективы кастингка көтә. Сәнгать мәктәбенең 3 кабинетына 18.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә.
-
Сезнең игътибарга, хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз!
Сарман радиосы сездән котлау сүзләре көтеп кала. Якыннарыгызны, дусларыгызны гомер бәйрәмнәре, яисә башка онытылмас вакыйга белән безнең дулкыннардан котларга мөмкин. Реклама хезмәте телефоны: 2-57-76
-
Хәбәрләр, 3 сентябрь.
Быелгы 1 сентябрь укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә руль артында йөрүчеләрнең дә хәтеренә кереп калачак. Көзнең беренче көнендә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керә. Ә алар күп төрле. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә кырыс җәза бирәчәкләр. Белгечләр үзгәрешләр кирәк дигән фикердә. Көзнең беренче көненнән юл...
-
Көн темасы, 2 сентябрь.
Белем көне уңаеннан Сарман районы мәктәпләрендә тантаналы линейка узды. Бу уку елында район мәктәпләрендә беренче сыйныфка 367 бала укырга керде.