Көн темасы, 28 февраль.
1 майдан соң сугым эшләрен теләсә кайда башкарырга ярамый булачак. Моның өчен махсус мәйданчык булырга тиеш. Өстәвенә бу урынны теркәтергә һәм сертификат алырга кушалар. Чик буе хезмәте регламенты ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә менә шундый катгый таләпләр куя. Фермерның үз цехы булмаса, терлеген чалдыру өчен аңа якындагы махсуслашкан урынга барырга туры...
1 майдан соң сугым эшләрен теләсә кайда башкарырга ярамый булачак. Моның өчен махсус мәйданчык булырга тиеш. Өстәвенә бу урынны теркәтергә һәм сертификат алырга кушалар. Чик буе хезмәте регламенты ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә менә шундый катгый таләпләр куя. Фермерның үз цехы булмаса, терлеген чалдыру өчен аңа якындагы махсуслашкан урынга барырга туры киләчәк.Таләпләр мөгезле эре терлек асраучыларга гына түгел, ә ит җитештереп сату белән шөгыльләнүче һәркемгә кагыла. Әйтик, мәсәлән, хуҗалыгында күпләп кош-корт асраучылар үзләреннән артканын сатарга уйлый икән, алар да яңа регламент таләпләренә буйсынырга тиеш булалар. Шунсыз итеңне сәүдә нокталарына чыгармаячаклар. Бүген күп кеше сатар өчен булган терлеген абзар артында гына суя. 1 майдан соң андыйларны җавапка тарта башлаячаклар. Гражданнарга - 1-2, җаваплы затларга - 10-20, юридик зат буларак теркәлмәгән эшмәкәрләргә - 20-30, юридик затларга 100-300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
"ВТ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев