САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

"Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән конкурс игълан ителде.

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм Сарман район балалар китапханәсе тарафыннан Мәдәният елы уңаеннан 2014 елның юбиляр язучылары иҗатларын тирәнтен өйрәнү, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән районкүләм конкурс игълан ителде. Конкурс 2014 елның февраль - ноябрь айларында түбәндәге шартлар буенча 2-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә: 1)...

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм Сарман район балалар китапханәсе тарафыннан Мәдәният елы уңаеннан 2014 елның юбиляр язучылары иҗатларын тирәнтен өйрәнү, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән районкүләм конкурс игълан ителде. Конкурс 2014 елның февраль - ноябрь айларында түбәндәге шартлар буенча 2-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә:

1) китапларны район балалар китапханәсеннән алып уку;

2) юбиляр язучыларга, аларның иҗатына багышланган язмаларны "Сарман" газетасы редакциясенә һәм җирле радиога җибәрү;

3) 2-5, 6-8, 10-11 сыйныф укучылары арасында иң күп китап укучы һәм "Сарман" газетасы редакциясенә, җирле радиога килгән иң эчтәлекле язмалар билгеләнәячәк. Конкурсны йомгаклау тантанасы 14 ноябрьдә сәнгать мәктәбендә узачак. Җиңүчеләр "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" һәм "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең дипломнары, Мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәкләр.

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-54-33, 2-40-31.

Конкурсны оештыручылар

Сарман район балалар китапханәсе

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"

Мәгълүмати партнерлар

"Сарман", "Новый Сарман" газеталары

"Сарман" җирле радиосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев