Рубрики Радио на татарском рубрикасы буенча яңалыклар
-
хәбәрләр 27 август
27 август. Хәбәрләр: соңгы вакытта төзүчеләр социаль ипотека программасы нигезендә төзелә торган йортларга бәяләрне арттыру ягында. Аларның зары белән Татарстан Президенты Р.Миннеханов та танышты. Ипотека программасы нигезендә төзелә торган йортларда тикшерүләр дә үтте. Узган атнада Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз тикшерү нәтиҗәләре хакында барды. Президентның коррупциягә каршы сәясәт идарәсе...
-
23 август. Хәбәрләр:
1 сентябрьдән аралаш субсидия бетерелеп, Татарстанның барлык шәһәрләрендә халык җылылык өчен югары бәядән түли башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткән брифингта Премьер-министр И.Халиков әйтте. Бу елдан башлап татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрелә башлаячак. Анда Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче югары сыйныф укучылары, студентлар катнаша ала.Сайлап алу...
-
хәбәрләр 17 август
ХӘБӘРЛӘР: 17 август Район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә.Игеннәр барлык мәйданнарның 90 процентында җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 28,1 центнер уңыш алына Көзге чәчү эшләре башланды-300 гектарда арыш чәчелде. Силос салуга да керештеләр. Күп тарифлы счетчикларны җитештерүче заводлар аларны кышкы вакытка күчүгә программалаштырган .Алар 28 октябрьгә кадәр автомат рәвештә кышкы...
-
хәбәрләр15 август
ХӘБӘРЛӘР: 15 август Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының нефть сәнәгатен үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Шашин исемендәге "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Малик Каюмовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Фитра сәдакасы - ураза тотучының Аллах каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган...
-
хәбәрләр13 август
ХӘБӘРЛӘР: 13 август 13 августта Муниципаль район советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә булды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Киңәшмәдә беренче булып сүз Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Ләлә Баһмановага бирелде. Мәгълүм булганча , агымдагы елның 1 июлендә 360 нчы Федераль Закон үз көченә керде. Шулай итеп, пенсионерлар Пенсия фондына...
-
хәбәрләр 9 август
ХӘБӘРЛӘР: 9 август Районда урып- җыю эшләре тиешле мәйданнарның яртысыннан артыгыннан төгәлләнде. Уңыш гектарыннан 28,1 центнер тәшкил итә.Болар белән беррәттән башка кыр эшләре дә алып барыла. Районда терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Үзәк базарда 10 августта бал ярминкәсе була. 1 июльдән "Сарман" газетасына 2013 елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда...
-
хәбәрләр 7август
Хәбәрләр : 7 август Узган шимбәдә Татарстан Министрлар кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы республика киңәшмәсе "Торак - коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы " 185 номерлы Федераль Законны тормышка ашыру мәсьәләләре ,мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга багышланды.Аны Татарстан Президенты Р.Миңнеханов алып барды. Кыңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Моратов...
-
Хәбәрләр: 1 август.
Хәбәрләр: 1 август. Беренче августтан Казаннан Туймазыга кабат автобуслар йөри башлаячак. Бу рейс буенча автобуслар "Южный" автовокзалыннан шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен китәчәк. Бу турыда автовокзалның директор урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Казан белән Туймазы арасы406,5 километр. Автобуста бу араны 6 сәгать 40 минутта узып булачак. Туймазыга автобус 11...
-
Хәбәрләр: 26 июль
Хәбәрләр 26 июль Ялган 5 мең сумлык Татарстанда кулланышта 5 мең сумлык ялган акчалар йөри башлаган. Полиция хезмәткәрләре АТ 7018481 һәм АТ 0330624 серияле банкнотларга тап булган. Чын акчалардан аларны рәсемнәренең тоныграк булуы, Хабаровск гербындагы буяуның яшел тырнак буявы белән алмаштырылуы, рәсемнәрнең рельефлы булмавы һәм кайбер башка билгеләр аера. Өйдән...
-
Хәбәрләр 24 июль
ХӘБӘРЛӘР: 24 июль 27 нче июльдә 9.00 сәгатьтә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: Муниципаль район җирлекләре территорияләрендә милекне хосусыйлаштыру , Сарман муниципаль районының 2012-2014 нче елларга коррупциягә каршы комплекслы программасының тормышка ашырылуы. «Сарман муниципаль районында 2009-2011нче елларда балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү» комплекслы...
-
Хәбәрләр: 20 июль
Бүген Рамазан аеның беренче көне башланды.Кичә районыбыз мәчетләрендә беренче тәравих намазлары укылды. Быел ураза бәйрәме 19 августка туры килә. Бу елның 6 аенда Татарстанда 549 фатирга караклар кергән. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республиканың фатирларга ведомстводан тыш сак пульты куелган шәһәр...
-
хәбәрләр 18 июль
ХӘБӘРЛӘР: 18 июль Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте тарихи- мәдәни мирас елы уңаеннан истәлекле урыннарга сәяхәтләр,экскурсияләр оештыра. Ветераннар Болгарда , Алабуга шәһәрендә булдылар. 18 июльдә күрше Башкортстанга, Кандра күленә киттеләр .Сәфәрдә - авыл җирлекләренең ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре , ветераннар хәрәкәте активистлары. Соңрак Биләргә, Казанның Кол Шәриф мәчетенә ,...
-
хәбәрләр 16 июль
ХӘБӘРЛӘР: 16 июль 16 июльдә муниципаль район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә булды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Әхмадиев районда торак - коммуналь хуҗалыгында булган бурычларга тукталды. Алга таба сүз 2012\2013 елларга ягулык сезонына әзерлек турында барды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары...
-
хәбәрләр 12 июль
ХӘБӘРЛӘР:12 июль 11 июльдә Илексаз авыл җирлегендә муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Саляхова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Аның эшендә Илексаз авыл җирлегеннән депутат Габбас Ризатдинов та катнашты. Семинарда катнашучылар авыл җирлеге торышы белән таныштылар ,эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар .Социаль объектларда , Мортышбаш авылында булдылар, урамнарның төзеклеген карадылар....
-
Хәбәрләр 10 июль
ХӘБӘРЛӘР: 10 .06.2012 Ләшәү Тамак авылыннан биш бала анасы Нуриева Мәймүнә Мөхтәр кызы ТРның "Ана даны- Материнская слава" медале белән бүләкләнде. 7-8 июль көннәрендә Иске Казан музей тыюлыгында фольклор ансамбльләренең "Түгәрәк уен "исемендәге республика фестивале узды. Анда 22 районнан барлыгы 28 коллектив катнашты. Район мәдәният йорты каршындагы "Асылъяр" фольклор һәм...