Рубрики Радио на татарском рубрикасы буенча яңалыклар
-
6 декабрь. Хәбәрләр
6 декабрь. Хәбәрләр: Узган шимбәдә Казанда дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, республика дәүләт башкарма хакимияте бүлекләре хезмәткәрләре арасындагы бу ярышны ачу тантанасында Татарстан Президенты Р.Миннеханов та катнашты. Ярышларның 1-17 ноябрь көннәрендә узган беренче этабында 2 меңгә якын кеше катнашты. Казанга шуларның зона...
-
4 декабрь {Хәбәрләр
4 декабрь. Хәбәрләр: районда еллык торак төзелеше планы 7000 квадрат метр булып, ул 7042 квадрат метр итеп тормышка ашырылды. Бу 100,6 процент дигән сүз. Киләсе елга 9000 квадрат метр төзү бурычы тора. Аның күпчелеген шәхси торак төзелеше тәшкил итә. Район терлекчелек продуктлары җитештерүдә нәтиҗәле эшли. Бүген һәр сыердан уртача 12.1...
-
30 ноябрь. Хәбәрләр
30 ноябрь. Хәбәрләр:29 ноябрьдә Җәлил поселогында сәнгать мәктәбенең өр-яңа бинасын ачу тантанасы булды. "Татнефть» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән төзелгән әлеге бинада барлык уңайлыклар тудырылган, бүлмәләр иркен, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Мәктәпне ачу тантанасында "Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты рәисе Л.Нуртдинов, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты...
-
29 ноябрь Хәбәрләр
29 ноябрь. Хәбәрләр:чәршәмбе көнне Казанның Камал театрында Ана көненә багышланган "Әниемә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән республика күләмендә зур тантана булды. Анда республиканың 600дән артык хатын-кызы куйган хезмәт билгеләп үтелде. Тантанада республиканың барлак шәһәр һәм авылларыннан күп балалаы аналар катнашты. Бәйрәмдә биш һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән, аларга үрнәк...
-
20 ноябрь. Хәбәрләр
27 ноябрь. Хәбәрләр: "Сарман" икмәгенең матур даны ерак-еракларга тарала. "Безнең өчен иң мөһиме- сыйфат. Барысын да табигый ризыклардан гына пешерәбез",- ди "Сарман икмәге" җәмгыяте директоры Р.Нуруллин. Комбинат көн саен 3 тоннадан артык продукция җитештерә. Ул районның 60тан артык сәүдә ноктасы аша реализацияләнә. 28 ноябрьдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе...
-
26 ноябрь Хәбәрләр
26 ноябрь. Хәбәрләр.28 ноябрьгә кадәр районда милеккә каршы җинаятьләрне тиз арада ачу һәм кисәтү максатыннан, "Имин йорт, имин подъезд, имин фатир" дип исемләнгән профилактик операция үткәрелә. Аның барышында подваллар, чормалар тикшерелә, халык белән әңгәмәләр үткәрелә. Быел Каташ Каран авылында мәктәп ачылуга 50 ел тула. Шул уңайдан биредә 1 декабрь көнне...
-
20 ноябрь. Хәбәрләр
20 ноябрь. Хәбәрләр. Декабрь ахырында Казанда агропромышленность паркы ачылачак. Анда сатып алучылар өчен дә, сәүдәгәрләргә дә барлык шартлар да тудырыла. Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәктәпләрдә бердәм мәктәп формасы кертүне хуплады. Аның нинди булачагын төбәкләр үзләре хәл итәчәк. Чаллыда 24-25 ноябрьдә мунчада чабыну буенча Татарстан беренчелеге һәм "Керәшеннәр җыру әйтә"...
-
14 ноябрь. Хәбәрләр
14 ноябрь. Хәбәрләр: 14 ноябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның көн тәртибенә районның 2013 һәм 2014-2015 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы, бюджет проекты, "2007-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген артыру" максатчан прогаммасының тормышка ашырылуы, район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эшнең торышы; җир рессурсларын, муниципаль милекне рациональ файдалану турындагы...
-
13 ноябрь Хәбәрләр
13 ноябрь. Хәбәрләр:Республика буенча 884 йортның 882сендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Киләсе ел программасына 812 йорт кертелгән. Бу хакта якшәмбе көнне Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Фәйзуллин әйтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Р.Миннеханов алып барды. Район буенча киләсе ел программасына 6 йорт кертелде. Бөтендөнья сыйфат...
-
12 ноябрь. Хәбәрләр
12 ноябрь. Хәбәрләр. Район хакимиятенең утырышлар залында призыв комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Хәрби комиссар Д.Гасанов хәрби хезмәткә чакыру буенча эшнең торышы белән таныштырды. Быел көзге чакырылышта Татарстан буенча 4 мең егет армиягә китәчәк. Комиссариатлар иң беренче чиратта белемле яшьләрне ала. Быелгы көздә район буенча 421 призывник медицина тикшерүе үтәргә тиеш...
-
9 ноябрь. Хәбәрләр
9 ноябрь. Хәбәрләр: Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Сергей Шахрай да катнашты. Ул парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин белән моннан 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Татарстанда быел кулланылышка тапшырылырга тиешле 46 авыл клубының 44ендә төзелеш- монтаж эшләре тәмамланган. 2013 елга да авыл клубларын төзекләндерү программасы...
-
Хәбәрләр. 7 ноябрь
7 ноябрь. Хәбәрләр. Казанда КФУ базасында IT лицей ачылды. Анда 128 егет белем ала. Алар - 7-8 класс укучылары. Һәр класста 12 кеше белем ала. Бу - балаларга игътибар күбрәк булсын өчен эшләнә. Укучылар гадәти мәктәп дәресләреннән соң, төрле факуль- тативларда өстәмә белем ала. Химия, физика, биология фәннәреннән практик дәресләргә...
-
Хэбэрлэр 2 ноябрь
2 ноябрь. Хәбәрләр: бүген районда үзәк базар янындагы мәйданда ярминкә үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продукция - терлек, кош-корт ите, сөт, йомырка, җиләк-җимеш, яшелчә, кул эшләре белән сәүдә итте. Ярминкәдә район Совнты рәисе урынбасары Г.Саляхова да катнашты, сәүдә рәтләре белән танышты, бәяләр белән кызыксынды, ярминкәдә...
-
Хэбэрлэр 1 ноябрь
1 ноябрь. Хәбәрләр: ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин узган атнада Актаныш районының иң сәләтле укучылары белән ТР Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан парламент дәресләре уздырды. Район башкарма комитетының гражданлык актларын теркәү бүлеге барлык төр гаризаларны электрон рәвештә кабул итә. Өченче кварталда язылышучыларның 97 %ы гаризаларны шул рәвешле тапшырган. Узган атнада...
-
Хәбәрләр 29 август
29 август. Хәбәрләр: хәзер росреестр идарәсенә кабул итүгә идарә порталы аша алдан язылырга була. Шул да мәгълүм булсын, күчемсез милеккә хокук һәм аның белән алыш-биреш турындагы дәүләт теркәвен хәзер 20 көн эчендә башкарырга була. 25 август - герой-шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булган көннәре. Бу уңайдан Мәскәүдә М.Җәлилгә һәйкәл...