Иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Һич онытылмый сезнең батырлыклар...
Әфган сугышы… Бу шомлы сүзне ишетүгә, йөрәкләр чемерди, ирексездән күзгә яшь тыгыла. "Күрше дус халыкка интернациональ ярдәм күрсәтергә” киткән 18-20 яшьлек өрлектәй ир-егетләрнең яшьлеген урлаган, күпме гаиләләрне кайгыга салган, яшь кызларны сөйгән ярларсыз, балаларны ятим калдырган коточкыч сугыш була ул. 9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән әлеге кан кою һаман серле табышмак булып кала килә. Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 31ел тула.
-
Җәлил мәктәбендә парламент дәресе зур кунаклар катнашында үтте
12 нче февраль көнне мәктәбебездә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына чираттагы парламент дәресе үткәрелде. Аның быелгысы ике зур вакыйгага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
-
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
-
Легендар брендлар өчен тавыш бирәбез
2020 елда “Комсомольская правда” нәшрияты вәкиллеге тарафыннан “100 елга Татарстанның 100 легендар бренды” дигән проект тормышка ашырыла.
-
Шагыйрә Вәсимә Хәйруллина мәктәпкә кунакка килде
Карашай Саклау гомуми белем бирү мәктәбендә Чураш авылында яшәп иҗат итүче Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы Вәсимә Хәйруллинаның иҗатына багышланган кичә үтте.
-
Илмир Саматовның җиңүе өчен, безнең тавыш мөһим, хөрмәтле дуслар
Илмир хәзергә беренче бишлектә бара.
-
Хезмәт хокукларыгыз сакланамы?
Бу хакта гражданнарның хезмәт хокуклары саклануга багышланган “кайнар линия” аша белергә мөмкин.
-
Марат Әхмәтов районның крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлекләре белән танышты
Кичә - 6 февральдә районга эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
-
КЕНДЕК ӘБИ
Алдан хәбәр итүебезчә, ТАССРНың – 100, район төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан “Сарман” газетасы редакциясе үз укучылары арасында “Районыбыз шәхесләре” исемле проект башлап җибәргән иде. Беренче язмабыз – районыбыз хатын-кызлары сәламәтлеген саклауга ярты гасырга якын гомерен багышлаган, фидакарь хезмәте белән халык ихтирамын яулаган, күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган табибәсе, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гыйниятуллина Асия Газдал кызы турында. 3 февральдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның адресына юлланган котлау сүзләрендә бик күп матур һәм җылы теләкләр бар. Без дә аларга кушылабыз һәм районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Вәсимә Хәйруллинаның язмасы сезнең күңелегезгә дә хуш килер дип ышанабыз.
-
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Азалак мәктәбен ошатты
Кичә - 6 февральдә үткәрелгән район Советының чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Азалак мәктәбенең эшчәнлеген уңай бәяләде.
-
Бүген Сарманда яңа йорт файдалануга тапшырылды
Бүген район үзәгендә 18 фатирлы яңа күпкатлы йорт файдалануга тапшырылды.
-
Ярминкәгә рәхим итегез, хөрмәтле дуслар
Хөрмәтле райондашлар, сезне бүген, 6 февраль көнне, район үзәгенең Ленин урамында оештырылачак авыл хужалыгы ярминкәсенэ чакырабыз.
-
Шәрләрәмәдә Хәтер кубогына ярышлар үтте
Авыл җирлегендә узучы әлеге ярышлар традициягә әверелде. Бу - очраклы түгел. Кубокның исеме символик мәгънәгә ия.
-
Зилия призер исеменә лаек булып, грамота белән бүләкләнгән
Күптән түгел «Чыршыкай, яшә!» дип исемләнгән муниципаль бәйге үтте. Ул яраксыз материалдан иҗади эшләргә багышланган иде.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге эшкә чакыра
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге актив, креатив журналист эзли.