Иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда техник караулар башланды
Бүген – 16 март көнне хәзерге вакытта “Сарман” агрофирмасында язгы чәчүдә эшләячәк тракторларга һәм арбаларга күргәзмә техник карау бара. Механизаторларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Дикъкать Хөснетдинов сәламләделәр, алда торган эшләрдә уңышлар теләделәр
-
Елгада боз киткән
Белгечләрнең фаразлары туры килде. Алар быелгы ташуны март аенда ук булачак дигәннәр иде. Чыннан да, шушы көннәрдә елгаларда су киткән. Ә кыш һаман китәргә ашыкмый. Иртән торуга, бөтен җирне ап-ак кар каплаган.
-
Киңәш
Чәчәк бәйләмен өйдә озаграк саклау өчен берничә киңәш:
-
Шәрләрәмә ветераннары медальле булдылар
Шәрләрәмә авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә -75 ел" юбилей медале тапшырды, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре дә бирде.
-
Район башлыгы ветераннарга медаль тапшырды
3 март көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.
-
Телефон
Сарманда яшәп, иҗат итүче Айсылу Кәлимуллинаның шаян шигырен тәкъдим итәбез "Телефон"
-
Өчиле Саклауда Рәсимә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Өчиле Саклау авылында яшәүче тыл ветераны Шәйхеразыева Рәсимә Камил кызы бу атнада 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш комиссиясен ниләр борчый?
Бүген район хакимияте видеоконференцияләр залында районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы үткәрелде.
-
Колмәт авылында Мансур Хисамовны искә алдылар.
Колмәт авылы егете Хисамов Мансурның Әфганстан җирендә һәлак булуына быел 36 ел.
-
Күтәмәледә кичә Гашыйклар көне гөрләп үтте
14 февральдә Күтәмәле мәктәбендә Гашыйклар көне үтте.
-
Районда әфганчылар очраштылар
Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулды. Сөенечле дә, шул ук вакытта күпме яшь егетләрнең гомерен өзгән, әти-әниләрне борчуга салган, сөйгән ярларны парсыз калдырган моңсу көн бу. Канкойгыч сугышта геройларча һәлак булган, исән-сау кайтып, инде безнең арада булмаган әфганчыларны бүген искә алдылар.
-
Татарстанлылар ана капиталы хисабына Россия автосәнәгатенә ярдәм итәргә тәкъдим итә
Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын Россиядә куллану мөмкинлеген киңәйтергә тәкъдим итте.
-
Ялларда Сарманда салкын һава торышы булачак
Ялларда Татарстанда салкын һава торышы булачак
-
Яңа Әхмәт авылында Мөдәрис абыйның юбилеен билгеләп үттеләр
Нәҗметдинов Мөдәрис Шәмсемөхәммәт улы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Капка төбенә чыгып, кунакларны үзе каршы алды ул.
-
Россиядә көндез тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр
Законны бозган физик затларга кисәтү ясаячаклар яки 500-3000 сум күләмендә административ штрафка тартачаклар.