Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанлыларга фермер продуктларын сату буенча “Туган як” проектын тәкъдим иттеләр
Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узды, ул «Туган як» бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган иде.
-
Алдынгы чөгендерчеләр премияләр алдылар
Бүген чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторлар бүләкләнде.
-
Шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторлар билгеле булды
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.
-
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Бүгенгә 4330 гектарда игелгән рапсның 3625 гектары суктырылды.
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә.
-
Урманлы район булыйк
Районда, “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында, агач утыртулар оештырыла.
-
Райондашыбызның хезмәте югары бәяләнде
"Нөркәй" агрофирмасының Вахитов исемендәге җитештерү комплексы җитәкчесе Хәлил Шәйхразиев, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, муниципаль район Советының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Почет грамоталары белән бүләкләнде. Хәлил Шәйхелислам улын райондашлар оста җитәкче, тәҗрибәле белгеч буларак беләләр.
-
Район башлыгы алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләде
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторларны икенче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. “Сарман” агрофирмасының ун көндә 137 гектарда эш башкарган Альмир Сәрвәров белән Рузил Сәетшин экипажы беренче урынга лаек булды.
-
Урак ахырына якынлаша, комбайнчылар бүләк ала
Район басуларында 6 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәрге бишкөнлектә уракта иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар бүләкләнде.
-
Район игенчеләре бөртеклеләрне суктыруны төгәлләү алдында торалар
Районда урып-җыю эшләре финиш сызыгына якынлаша - бөртеклеләрне 12 процент мәйданнан суктырып аласы калып килә.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татарстанлыларны Бакчачы көне белән котлый
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
-
Җәүдәт Салихов алдынгы механизаторлар янында булды+ВИДЕО
Җәүдәт Салихов алдынгы механизаторлар янында булды.
-
Район механизаторлары республика премияләре өчен көрәшәләр
Урып-җыюда катнашучы механизаторлар, район башлыгы премияләреннән тыш, республикакүләм бәлүкләнүгә дә дәгъва кыла алалар.
-
Чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шарипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. 1 төркемдә беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллин алды.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Аннан “Җәлил” агрофирмасының Рантамак авылы янындагы көзге бодай басуында хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, фермерлар, комбайнчылар белән очрашты.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз.