САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советы сессиясендә республика кунаклары катнаштылар

Бүген – 20 февраль көнне район мәдәният йортында Сарман муниципаль район Советының чираттагы утырышы уздырылды.

Аның эшендә республикабыздан мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев һәм Геннадий Глушков, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм башкалар катнаштылар.
Утырышта районның 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар каралды. Алар белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин таныштырды. Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитетының узган ел башкарылган эшләре һәм агымдагы елга бурычлары турында поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов сөйләде. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина да узган елгы эшчәнлекләренә тукталды. Сарман районында “Агрокөч” җәмгыяте җитештерү комплекслары белән идарә итүче Илшат Вәлиев авыл хуҗалыгы тармагында башкарган эшләрен яктыртты.
Утырышка йомгакны Рөстәм Нигъмәтуллин ясады. Ул республика казанышлары белән беррәттән сарманлыларның уңышларына да тукталды, кайсы тармакларда эшләрне яхшыртырга кирәклекне билгеләп үтте.
Утырыш эшендә катнашучы мәртәбәле кунаклар шулай ук район үзәгендә 24 фатирлы яңа йортны ачу тантанасында сарманлыларның шатлыгын уртаклаштылар, аграр көллиятнең ремонттан соң балкып торучы уку кабинетларында, тулай торакта, спорт залында булдылар, район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карадылар.

Бу хакта тулырак язманы газетабызның чираттагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев