30 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте
Авыл хуҗалыгы тармагына югары квалификацияле эшче кадрларга район кытлык кичерми, чөнки үз эшләренең осталарын әзерләүче һөнәри мәктәп безнең үзебездә. Бүгенге көндә аграр көллияткә, республика агросәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, масштаблы эш йөкләнгән. Әлбәттә, республика, район җитәкчелеге куйган бурычларны коллектив намуслы башкара. Уку йортын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып...
-
Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Каникул үтә, шаярып-көлеп" исемле әңгәмә узды
Җәйге каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрелә. 29 июнь көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Каникул үтә, шаярып-көлеп" исемле әңгәмә үткәрелде. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Яшьләр көне бәйрәмендә Сарманда яңгыр явуы ихтимал
Әле күптән түгел генә кызу дип зарлана идек, суытып та җибәрде. Календарьгә карамасаң, көз көне дип уйларга да була. G!Smeteo.ru сайты прогнозлары буенча, алдагы көннәрдә Сарманда акрынлап кына җылыта барачак, тик Яшьләр көнендә яңгыр явуы ихтимал.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – карбыз һәм брынза салаты
Сезгә карбыз һәм брынза салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - карбыз - 500 грамм; - брынза - 200 грамм; - яңа базилик - 1 бәйләм; - яңа кузгалак - 1 бәйләм; - лимон согы - 1 аш калагы; - зәйтүн мае - 2 чәй калагы; - кара борыч -...
-
Буралы Чишмәдә ифтар мәҗлесе үтте
Рамазан аенда кече авылларыбызда да авыз ачу мәҗлесләре үткәрелә. Буралы Чишмә авылында ифтар мәҗлесендә 30га якын кеше катнашты. Алар һәммәсен үзләре оештырганнар, табынны да бик мул итеп әзерләгәннәр. Әлхәмдүлилләһи шөкер. Башта хәзрәт вәгазен тыңладык, аннан җимеш һәм су белән авыз ачтык. Ахшам намазын укыдык. Әби-апалар, абыйлар мондый бәйрәм кичәсенә бик...
-
Район халкы "Хезмәт ветераны" исемен яңа тәртип буенча алачак
1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар гына түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын алучыларга да биреләчәк. Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә "Хезмәт ветераны" исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның...