30 март 2016 яңалыклары
-
Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары дәвам итә
Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары дәвам итә. Бүген ул Петровка Завод авылы мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә булачак. Иртәгә концерт Иске Минзәләбаш авылында үтәчәк. Башлану вакыты шулай ук 18.00дә. Концертларның графигы
-
Район газетасына иске бәядән язылу өчен ике көн калды
1 апрельдән газета-журналларга 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу башлана һәм … бәяләр арта. Бу шаярту түгел! Ә аңа кадәр яраткан газетагызга - «Сарман»га иске бәядән язылып кала аласыз. Газетага почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Редакциягә килеп язылганда, ул очсызрак, тик газетаны килеп тә аласы була. Шулай...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Иң матур кош оясы" дигән конкурс игълан итә
Һава торышы көннән-көн матурлана бара - елмаеп, кояш чыга, җылыта, табигать тә уяна. Кошлар да җылы яклардан кайталар. Без канатлы дусларыбызга багышланган конкурс та игълан итәргә булдык әле. Ул "Иң матур кош оясы" дип аталачак һәм ике атна (13 апрельгә кадәр) дәвам итәчәк. Фотоларны һәм кыскача мәгълүматны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына...
-
Аграр көллият коллективы Зур Нөркәйдә концерт куйды
29 мартта Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында 8-11 сыйныф укучыларына, аларның ата-аналарына һәм, гомумән авыл халкына Сарман аграр көллияте коллективы зур концерт күрсәтте. "Яшик әле сөенеп" дип исемләнгән яшь буынга һөнәри ориентация буларак башкарылган концерт номерларын авыл халкы көчле алкышлар белән каршы алды. Көллиятнең матур эшчәнлеген, андагы уку шартлары, коллективның...
-
Илексаз мәктәбе укучысы Клара Булатова исемендәге Премиягә лаек булды
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов тәкъдиме белән 2016 елның 24 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында Клара Булатова исемендәге Премияне бишенче тапкыр тапшыру тантанасы узды. Тантанада дәрәҗәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Бу тантана икеләтә бәйрәм иде, чөнки,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыздырылган ипи кисәкләре белән томат ашы
Сезгә кыздырылган ипи кисәкләре белән томат ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - помидорлар - 800 грамм; - соры ипи - ½ кисәк; - баллы кызыл борыч - 1 данә; - яңа базилик - 1 бәйләм; - сарымсак - 2 тырнак; - зәйтүн мае - 8 аш калагы; - базилик...
-
Лилия Шәрипова ТР да кеше хокуклары буенча вәкилнең Сармандагы җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнде
Шәрипова Лилия Ивановна Дружба авылында туа. 2002 елда Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлап, хезмәт юлын шәһәрнең 66нчы санлы «Веселые нотки» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп башлый. 2006 елдан мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-методик тәэмин ителеш һәм контроль буенча республика үзәгенең район филиалында - секретарь, 2007 елдан «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә белгеч...