Лилия Шәрипова ТР да кеше хокуклары буенча вәкилнең Сармандагы җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнде
Шәрипова Лилия Ивановна Дружба авылында туа. 2002 елда Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлап, хезмәт юлын шәһәрнең 66нчы санлы «Веселые нотки» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп башлый. 2006 елдан мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-методик тәэмин ителеш һәм контроль буенча республика үзәгенең район филиалында - секретарь, 2007 елдан «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә белгеч...
Шәрипова Лилия Ивановна Дружба авылында туа. 2002 елда Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлап, хезмәт юлын шәһәрнең 66нчы санлы «Веселые нотки» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп башлый. 2006 елдан мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-методик тәэмин ителеш һәм контроль буенча республика үзәгенең район филиалында - секретарь, 2007 елдан «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә белгеч булып эшли. 2013-2014 елларда - «Татмедиа» җәмгыяте филиалы «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге»нең реклама буенча белгече, 2014 елның октябреннән 2016 елның февраленә кадәр - Сарман авыл җирлегендә әйдәүче белгеч-юрист. Лилия Шәрипова хәзерге вакытта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара. Ул шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең Сармандагы җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев