29 август 2016 яңалыклары
-
Читтән торып уку мөмкинлеге сарманлыларга 1938 елда ук булган
Читтән торып уку - белем алу һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү формаларының берсе булып тора. Аның төп өстенлекләре - уку йортына йөрүдә чагыштырмача иреклелек һәм укуны эш яки шәхси тормыш белән аралау мөмкинлеге. Безнең илдә читтән торып уку 1938 елның 29 августында кертелә. Бүгенге көндә ул һаман да заманлаштырыла һәм дистанцион...
-
Сарманлылар беренче тапкыр мотоциклда 1885 елда йөри башлаганнар
Моннан 131 ел элек, 1885 елның 29 августында немец инженеры Готтлиб Даймлер беренче мотоциклны патентлый. Ул аңа "Атланып йөрү өчен керосин йөрткечле арба" дигән исем бирә. Ә бу фикерне Готтлибның улы - Адольф тормышка ашыра.
-
Җәлилдә Республика һәм нефтьчеләр көннәре уңаеннан бәйрәм узды
27 август көнне Җәлил бистәсендә Республика һәм нефтьчеләр көннәре уңаеннан үзәк стадионда күңелле чара узды. Бистә халкын һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигының беренче урынбасары Рәис Әхмәтшин бәйрәм белән тәбрикләделәр. Республиканың сәнгать осталары матур чыгыш ясадылар. Шунда...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – балык пилмәне
Сезгә балык пилмәне рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - тоз, борыч - тәм буенча; - су - 180 грамм; - үсемлек мае - 1 аш калагы; - ак балык филесы - 1 килограмм; - башлы суган - 1 баш; - он - 450 грамм....
-
Халыкны социаль яклау – районда һәрчак игътибар үзәгендә
Республика көне якынлашканда, Татарстаныбызда соңгы елларда тормышка ашырыла торган программалар, җөмһүриятебезнең казанышлары турында уйланмый мөмкин түгел. Аның барлык юнәлешләр буенча да тотрыклы үсешен юкка гына башкаларга үрнәк итеп куймыйлар. Тормыш дәрәҗәсенең сыйфаты буенча, ә ул - иң мөһим күрсәткечләрнең берсе, Татарстан Россия регионнары арасында дүртенче урында тора. Моңа исә республика...
-
Иртәгә Сарманда "Бәхет биргән җирем – Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм үтәчәк
Иртәгә, 30 августта бассейн янындагы яңа паркта Республика көненә багышланган "Бәхет биргән җирем - Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтәчәк. Программада: 17.00 - бәйрәм концерты; 19.00 - "Казан - Татарстан башкаласы" дигән нәфис фильм; 19.30-22.00 - дискотека. Рәхим итегез!
-
Район Пенсия фонды идарәсе сорауларга җавап бирә
Сорау: Соңгы вакытларда "Банкларда, иминият компанияләрендә һәм башка җирләрдә минем пенсия тупланмаларын төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә өндиләр. Бервакыт минем өемә килеп үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырдылар. Барысының да бер үк дәлил - әгәр дә пенсия тупланмаларыгызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчермисез икән, киләсе елдан аларны дәүләт...