Җәлилдә Республика һәм нефтьчеләр көннәре уңаеннан бәйрәм узды
27 август көнне Җәлил бистәсендә Республика һәм нефтьчеләр көннәре уңаеннан үзәк стадионда күңелле чара узды. Бистә халкын һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигының беренче урынбасары Рәис Әхмәтшин бәйрәм белән тәбрикләделәр. Республиканың сәнгать осталары матур чыгыш ясадылар. Шунда...
27 август көнне Җәлил бистәсендә Республика һәм нефтьчеләр көннәре уңаеннан үзәк стадионда күңелле чара узды. Бистә халкын һәм кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигының беренче урынбасары Рәис Әхмәтшин бәйрәм белән тәбрикләделәр. Республиканың сәнгать осталары матур чыгыш ясадылар. Шунда ук төрле спорт ярышлары үтте, сәүдә нокталары эшләделәр.
Тагын фотолар - "Типичный Джалиль" төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев