САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район Пенсия фонды идарәсе сорауларга җавап бирә

Сорау: Соңгы вакытларда "Банкларда, иминият компанияләрендә һәм башка җирләрдә минем пенсия тупланмаларын төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә өндиләр. Бервакыт минем өемә килеп үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырдылар. Барысының да бер үк дәлил - әгәр дә пенсия тупланмаларыгызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчермисез икән, киләсе елдан аларны дәүләт...

Сорау: Соңгы вакытларда "Банкларда, иминият компанияләрендә һәм башка җирләрдә минем пенсия тупланмаларын төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә өндиләр. Бервакыт минем өемә килеп үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырдылар. Барысының да бер үк дәлил - әгәр дә пенсия тупланмаларыгызны дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчермисез икән, киләсе елдан аларны дәүләт алачак һәм пенсионерларга пенсия түләү өчен тотачак" дигән зарларны һәрберебезнең ишеткәне бар.

Чыннан да пенсия тупланмаларыннан колак кагарга мөмкинме һәм пенсия тупланмаларын дәүләтнең Пенсия фондыннан шәхси Пенсия фондына күчерергә кирәкме?

Җавап: Сезнең пенсия тупланмаларын дәүләт үзенә ала һәм хәзерге пенсионерларга пенсия түләү өчен тота алмый. Пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерү өчен бернинди дә таләпләр куелмый. Пенсия тупланмалары кайда формалашуына карамастан инвестицияләнә һәм сез пенсиягә чыкканнан соң түләнә. Ул дәүләт пенсия фонды да , дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды да булырга мөмкин.

Пенсия тупланмаларыгызны дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына күчерү-күчермәү сезнең хокукыгыз. Киләчәктә пенсиягезне кемгә ышанып тапшырырга - дәүләткәме, шәхси компанияләргәме икәнен сез үзегез хәл итәргә тиеш.

Әгәр сез пенсия тупланмаларыгызны дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына тапшырырга уйлагансыз икән фондны сайлауга бик җаваплы карарга кирәк. Эшкә кергәндә, кредит алганда, мобиль телефон алганда бик еш кына ниндидер документларга кул куйдыралар. Шуның өчен кая кул куйганыгызны аңлап куярга кирәк. Шул ук вакытта онытмагыз - әгәр дә сез Пенсия фондын биш елга бер тапкырдан ешрак алмаштырасыз икән, сезнең акчаларыгыз инвестиция кеременнән башка гына күчәчәк. Ә бу сезгә файда китерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев