27 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте
Бүген Сарман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында икенче кечкенәләр ясле төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен...
-
Район халкы террор характерындагы куркыныч турында хәбәр итә ала
Террор характерындагы куркыныч янаганда, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8 (843) 231-45-55 яки 8 (843) 231-45-45 телефоннары буенча хәбәр итү сорала.
-
Илексаз мәктәбендә ата-аналар җыелышында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр
"Бурдан кала, уттан калмый!". Халкыбызның бу мәкале белән килешми мөмкин түгел. Адәм баласын фани дөньяда сагалаган куркыныч һәм дәһшәтле афәтләрнең берсе - янгын. Бакыйлыкта, ягъни теге дөньяда да гөнаһлы бәндәләргә нәкъ менә ут җәзасы вәгъдә ителгән. Киң мәгълүмат чараларында әле тегендә, әле монда янгын чыгу очраклары хакында хәбәрләр көн саен...
-
Районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды
Бүген муниципаль район Советында районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевнең гражданнардан кергә мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм дәүләт муниципаль идарәсе органнарында башкару дисциплинасы турындагы чыгышы тыңланды. Эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Газинур Мортазин, Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илнар Мәрданов, Александровка авыл җирлеге...
-
Илексаз авыл җирлегендә "Хуш киләсең, Кыш Бабай!" дигән бәйрәм чарасы үтте
25 декабрьдә Илексаз авыл җирлегендә "Хуш киләсең, Кыш Бабай!" дип исемләнгән кышкы спорт уеннары белән ярышлар оештырылды. Аерым хуҗалыкларга, оешмаларга урам якка кардан сыннар ясау конкурсы игълан ителде. Бәйрәм барышында урыннар билгеләнеп, аларга бүләкләр тапшырылды. Кыңгыраулы бизәлгән атларда балаларны йөрттеләр. Бәйрәмдә җыр, биюләр, коймак белән чәй эчү, ботка пешерү оештырылды....
-
Иртәгә Сарманда үзәк чыршыны ачу тантанасы үтәчәк
Иртәгә, 28 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә Сарманда үзәк чыршыны ачу тантанасы үтәчәк. Ул район үзәк ял паркында узачак. Кыш Бабай белән Кар кызы, атлар тройкалары киләчәк. Рәхим итегез!
-
Район ветеринария берләшмәсе коллективы "Хайваннар дөньясы" тамашасында катнашты
Узган якшәмбедә башкалада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы мәйданда "Хайваннар дөньясы" дип исемләнгән Яңа ел алды тамашасы оештырылды. Анда район ветеринария берләшмәсе коллективы да катнашты.
-
Сарман аграр көллиятенә бәхет поезды килде
Яңа ел алдыннан Сарман аграр көллияте ишегалдына менә шундый бәхет поезды килеп туктаган. Беренче вагонда, әлбәттә, 2017 ел символы - Әтәч утыра. Поездда, 2016 елны озатырга дип, Маймыл да килгән. Алар чыршы белән Кар Бабайны да үзләре белән алырга онытмаганнар. Геройларга Спанч Боб белән Бака да ияргәннәр. Шулай ук укыгыз:...
-
Татарстан Президенты "Татфондбанк" җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә...
-
Кормашта матурлык ясый беләләр
"Кормаш авылы шәфкать туташы Мәйсара Салихҗанова авыл халкын дәвалап кына калмый, алар өчен матурлык та тудырырга омтыла", - дип язып җибәрделәр безгә Шәрләрәмә авыл җирлегеннән.
-
Сарман быел – аеруча матур!
Яңа ел бәйрәме көннән-көн якынлаша. Район үзәге дә бизәлеп бетте инде. Кич белән ул аеруча матур күренә.