27 февраль 2013 яңалыклары
-
Ярдәм кирәк
19 яшьлек Тимофеев Марсель Алик улына оча сөякләре саркомасы (рак) диагнозы куелган. Авыру сөяк тукымаларын җимереп, үлемгә китерергә мөмкин. Егетнең гомерен саклап калу өчен Израильнең Хайфа шәһәрендәге «РАМБАМ» медицина үзәгендә сөякне имплантантка алмаштыру буенча операция ясатырга кирәк. Моның өчен 160000 мең доллар акча таләп ителә. Марсельгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен...
-
Шәфкать туташы Гөлия
Табибларның борынгы антында: "Башкаларга нур чәчеп ян!" - дигән сүзләр бар. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә үзенең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек-саулык бүләк иткән шәфкать туташы ул - Гөлия Вәлиәхмәтова. Төскә чибәр, зифа буйлы ханымга ак халат бик тә килешеп тора. Гөлия район үзәк хастаханәсенең көндезге бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Табиб кушкан процедураларны...
-
Алар солдатта булган
Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бик матур кичә оештырылды. Залда талгын гына көй агыла. Сәхнә зәвыклы итеп бизәлгән. Бәйрәм табыны уртасындагы кәрҗиндәге «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр ясаган чәчәкләр аңа тагын да ямь өсти. Мәдәният йорты хезмәткәре Рәсимә апа Вәлиуллина котлау сүзләре белән бәйрәмне ачканнан соң, Әфган...
-
"Ужыс!" Заманча Содом һәм Гоморра
«Әгәр оялмасаң, теләгәнеңне эшлә" (Бохари, Мөслим). Урыс тарихчысы Соловьевның шундый сүзләре бар: әгәр гөнаһ, караңгы почмаклар, яшерен җирләр эзләмичә, урамнардан, мәйданнардан горур атлап йөри икән, бу җәмгыять инде барып чыккан җәмгыять була. 19 гасыр урталарында күп кенә Европа илләрендә гомосексуализм закон тарафыннан җинаять булып исәпләнүдән туктый. Рәсми эзәрлекләү бетерелгән мәлдә...
-
Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлламнең тормыш юлы
Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабиләсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабиләсе Кураеш исемен йөрткән. Кураеш кабиләсе башка гәрәпләрдән үзенең күркәм нәселлеге һәм үзенең югары дәрәҗәлелеге белән аерылып торган. Кураеш сүзенең килеп чыгуы Пәйгамбәребезнең Әннәдр ибн Кинән исемле бабасының кушаматыннан. Үз вакытында бу кабиләнең күренекле кешеләре зур абруйлы һәм кабилә башлыкларыннан булганнар. Шулар арасыннан иң күренеклесе...
-
Абруй шулай яулана
Яшь талантларны ачуга, үстерүгә йөз тоткан конкурс-фестивальләр соңгы вакытларда шулкадәр күбәйде - катнашам, дисәң, кайтып керерлек түгел. Алар арасында иң мәртәбәлесе, мөгаен, нефтьчеләр төбәгендә 16 ел инде үткәрелеп килә торган "Сандугач сайрар илем" фестиваледер. Талантларны Әлмәт, Түбән Кама музыка училищеларының вокал буенча укытучы-белгечләреннән торган, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә...
-
Горурлык хисе кичердем
Узган ел Россия тарихы елы буларак игълан ителгән иде. Бу уңайдан республикада, районда күп кенә әһәмиятле чаралар үтте. Һәркем аларда актив катнашты. "Россия тарихында - минем якташларым" дигән темага Идел буе регионара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү үзәге уздырган Бөтенроссия иншалар конкурсында икенче сыйныфта укучы оныгым Алия Фәрхетдинова да катнашты. Шуның...
-
Муса Җәлил призына
15 нче февральдә бистәнең чаңгы базасында М.Җәлил призына чаңгы ярышлары үткәрелде. Поселок мәктәп-ләреннән һәм гимназиядән килгән чаңгычылар төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Стартка беренче булып иң кечкенә - 10-12 яшьлек кызлар басты. Старт бирелүгә, Алина Заһидуллина алга ыргылды (1 нче мәктәп). Әмма ул финишка 4 нче булып килеп керде. 3 нче...
-
Ташысын әле гайрәт күкрәкләрдә
1964 нче ел. Мин авыл хуҗалыгы идарәсендә чөгендер үстерү буенча агроном булып эшлим. Идарәдән кеше гел өзелми. Ә минем Сарманга әле яңа гына килгән чак, кешеләрен белмим, барысы да миңа ят, чит сыман тоела. Менә шундый көннәрнең берсендә күрше бүлмәдә утыручы төзелеш инженеры Әхнәф Гатауллин белән таныштым. Әхнәф белән якыннан...
-
«Сәламәтлек юлы»нда очрашыйк
Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, газетада «Тәне сауның - җаны сау» дигән рубрика ачарга булдык. Анда хезмәт коллективларының, гаиләләрнең бу юнәлештә ниләр эшләүләрен даими яктыртып барачакбыз. Сездән үзегезнең тәҗрибә, күзәтүләрегез турында хатлар, фоторәсемнәр, киңәшләр көтәбез, хөрмәтле газета укучылар. «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Тәне сауның - җаны сау»,...
-
Синең белән күрешү – бер гомер
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быелгы эшчәнлеген район ветераннар активын кабул итү белән ачып җибәрде. Алар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып китүгә, яңа елның икенче җыелуы башланды. «Шушы яктан, шушы туфрактан без», - дип язып, туган ягына, аның кешеләренә дан җырлаучы якташыбыз - шагыйрә Клара Булатованың үзәкнең тернәкләндерү бүлегенә ял...
-
Хатаны төзәтү мөмкин
Туганнан алып, кеше тормышында була торган барлык әһәмиятле вакыйгалар теге яки бу документны тапшыру белән бергә башкарыла. Ул документларның күпчелеге хокукны билгеләүче документлар булып торалар. Әмма аларны алгач, кешеләр шәхес турындагы язмаларның дөреслеген тикшереп тормыйлар, моны мөһим дип санамыйлар. Киләчәктә исә исем, фамилия яки атасының исемнәре язылышындагы хаталар нәтиҗәсендә аңлашылмаучылыклар...
-
Ватанны саклаучылар көнендә
Ватанны Саклаучылар көне, Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты оешуның 95 еллыгы уңаеннан районда хәрби-патриотик тәрбия ункөнлеге уздырылды. ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге, РОСТО (ДОСААФ), мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм укучылар катнашында узган митингта Сарманның ял паркындагы мемориалга тәкыя, чәчәкләр салынды. Мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар, "Аҗаган" хәрби-патриотик...
-
Универсиаданы каршылап
Универсиадада спорт һәм медицина юнәлешендә эшләячәк волонтерларны сайлап алу төгәлләнде. Волонтерларны сайлап алу 22 нче февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының Физик культура, спорт һәм туризм институты базасында үтте. 220ләп кеше Бөтендөнья студентлар уеннарын оештыручыларга Казанның спорт мәйданчыкларында булышлык итәргә әзер булуларын белдерде. Шул ук көнне Универсиада Авылында почта элемтәсе...
-
Сынатмаска тиешбез
Район Советының чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе барлык мәктәп директорлары катнашында узды. Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә күтәрелгән мәсьәләләр, яңа елга бурычлар турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева чыгыш ясады. Ул республика программалары, аларның районда үтәлеш күрсәткечләре турында сөйләде, мәктәпләрдә башкарылган эшләргә тукталды, диаграммаларда чагыштырмача характеристика бирде. Киңәшмәне алып барган...