Туганнан алып, кеше тормышында була торган барлык әһәмиятле вакыйгалар теге яки бу документны тапшыру белән бергә башкарыла.
Ул документларның күпчелеге хокукны билгеләүче документлар булып торалар. Әмма аларны алгач, кешеләр шәхес турындагы язмаларның дөреслеген тикшереп тормыйлар, моны мөһим дип санамыйлар. Киләчәктә исә исем, фамилия яки атасының исемнәре язылышындагы хаталар нәтиҗәсендә аңлашылмаучылыклар...
Туганнан алып, кеше тормышында була торган барлык әһәмиятле вакыйгалар теге яки бу документны тапшыру белән бергә башкарыла.
Ул документларның күпчелеге хокукны билгеләүче документлар булып торалар. Әмма аларны алгач, кешеләр шәхес турындагы язмаларның дөреслеген тикшереп тормыйлар, моны мөһим дип санамыйлар. Киләчәктә исә исем, фамилия яки атасының исемнәре язылышындагы хаталар нәтиҗәсендә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы, кешеләрнең шәхси яки мөлкәти хокукларын билгеләү, үзгәртү мөмкин булмавы ихтимал. Мәсәлән, кешенең хезмәт кенәгәсендә язылган исем, фамилия яки әтисенең исемендәге хатаның хезмәт пенсиясен билгеләгәндә кыенлыклар китереп чыгаруы бар. Шул сәбәпле гражданнар, хокук билгеләүче документларның аларныкы икәнлеген суд карары ярдәмендә раслар өчен, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Узган ел, мәсәлән, район суды судьясы юридик әһәмияткә ия булган фактларны билгеләү турындагы гражданлык эшләре буенча 190 карар чыгарды. Аларның шактые - хокукны билгеләүче документның кемнеке икәнлеген ачыклау турындагы карарлар.
Юридик әһәмияткә ия булучы фактны, шул исәптән хокук билгеләүче документның кемнеке икәнлеген ачыклаучы фактны, билгеләү РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 264 нче маддәсе нигезендә суд тәртибендә башкарыла. Тик хата документ бирүче орган тарафыннан төзәтелә алмаган очракта гына хокук билгеләүче документның теге яки бу затныкы икәнлеге суд тәртибендә ачыклана. Судка мөрәҗәгать иткәндә, документның әлеге затныкы икәнлеген, документны бирүче оешманың хатаны төзәтә алмаганлыгын раслаучы дәлилләр дә китерергә кирәк. Хәрби билет, хәрби хезмәткәрнең шәхесен раслаучы таныклык, паспорт, загс органнары тарафыннан бирелә торган таныклыкларның, орден яки медаль таныклыгының теге яки бу затныкы икәнлеген билгеләү турындагы гаризалар суд тәртибендә карала алмый. Чөнки бу документлар хокук билгеләүче документлар түгел, ә шәхси булып торалар. Бу документлардагы хаталар аларны бирүче оешмалар тарафыннан төзәтелә алалар. Бу оешмалар хатаны төзәтү турындагы үтенечне кире какса гына, кеше судка мөрәҗәгать итә ала. Әйтик, гражданлык хәле акты язуларындагы хатаны "Гражданлык хәле актлары турында"гы Федераль закон нигезендә ЗАГС органнары төзәтә. ЗАГС органнары хатаны төзәтүдән баш тартса, бу судка мөрәҗәгать итү өчен нигез була ала.
Судлар яралану, яралану сәбәпле госпитальдә яту хакындагы белешмәләр, хәрби частьлар, хәрби комиссариат һәм хәрби идарәнең башка органнарының гражданнарның хәрби шартларда һәлак булулары яки хәбәрсез югалулары турындагы извещениеләрнең теге яки бу затка караганлыгын ачыклау турындагы эшләрне карый алалар. Чөнки мондый документлар шәхесне раслаучы документлар түгелләр. Мәгариф учреждениесен тәмамлау турындагы диплом, пенсия делосы, хезмәт кенәгәсе, иминият полисы, саклык кенәгәсенең дә теге яки бу кешенеке икәнлеге суд тәртибендә ачыклана ала. Бу документлар хокукны билгеләүче документлар булып торалар.
Мондый проблемалар белән очрашмас өчен, кәгазь мәсьәләсендәге барлык таләпләрне төгәл итеп үтәгез, ахырына җиткерегез.
Нет комментариев