25 февраль 2016 яңалыклары
-
ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев районга эшлекле сәфәр кылды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев районга эшлекле сәфәр кылды. Аның барышында ул күптән түгел файдалануга тапшырылган 18 фатирлы йортта булды, Сарман аграр көллияте базасындагы ресурс үзәге эше белән танышты. Ул шулай ук Сарман муниципаль район Советының IV утырышы эшендә катнашты. Утырышта иң элек Сарман муниципаль районының 2015 елда...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә "Табигатькә мәхәббәт белән" дигән тема астында конкурс үтте
Мин ун ел буена белем һәм тәрбия алган һәм гомерем буе шунда эшләгән мәктәбемне сагынып яшим, аның уңышларына сөенәм. Безнең Зур Нөркәй урта мәктәбе район мәктәпләре арасында алдынгы урыннарны алып тора. Безнең авылда урта мәктәп сугышка чаклы ук (1939 елда) ачылган була. Шул вакыттан бирле ул якын-тирә авыллар өчен төп...
-
Сарманда ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев катнашында муниципаль район Советы утырышы үтә
Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы үтә. Аның эшендә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев катнаша. Утырыштан репортажны газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев Сарман аграр көллияте базасындагы ресурс үзәгендә булды
Бүген Сарман районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев килде. Ул Сарман аграр көллияте базасындагы ресурс үзәгендә булды. Ул вакытта көллияттә ГТОның кышкы фестивале бара иде.
-
Мортышбаш зиратында агачлар киселде
Мортышбаш авылының зиратында биек агачларны кисү эшләре башланды. Соңгы көннәрдә генә 11 агач киселде. Олы юл ягы ачылып, чистарып калды. Авыл халкы, кискән агачларны утынга турап, чүп-чарын җыештырып куя. Язга чыгу белән койма алыштыру эшләре башланачак. Барлык кирәкле материаллар да әзерләп куелды.
-
Сарманда ГТО фестивале үтә
Бүген Сарман аграр көллиятендә ГТОның кышкы фестивале үтә. Анда район мәктәпләреннән ГТОның алтын билгесенә баручы унберенче сыйныф укучылары катнашалар. Укучылар алты спорт төрендә ярышалар. Фестиваль иртәгә дә дәвам итәчәк.
-
Кәүҗияктә иң шәп татар егетен билгеләделәр
22 февраль көнне Кәүҗияк мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кичәне бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов ачып җибәрде. Иң шәп татар егетен билгеләү буенча өч егет ярыштылар. Илназ, Ранис, Рәйхан барлык биремнәрне дә төгәл, җитез итеп башкардылар. Ярыш концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды....
-
Күтәмәледә пенсионерлар скандинавия йөрешен яраталар
Хәзерге пенсионерлар заманча яшәргә тырышалар. Күтәмәле авылы апалары да, һәр кичне "Сыргалым" казах фильмының чираттагы сериясен карагач, "нишләп таяк тотып йөриләр икән", дип аптырамагыз: финнарча йөрешкә чыкканнар алар. Актив тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып бару Кифая, Әлфия, Нурия апаларның һәм тагын берничә кешенең инде режимына кергән. Әлбәттә, скандивания йөреше -...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" игълан иткән "Әтием һөнәре" конкурсы дәвам итә
Хөрмәтле дуслар! Безнең "Әтием һөнәре" конкурсы дәвам итә. Ул февраль ае ахырына кадәр барачак. Әтиегез турында язманы һәм фотоны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юллый аласыз. Фото һөнәр белән бәйле булырга тиеш. Җиңүчене үзебез билгеләячәкбез.
-
Илексаз мәктәбе укучысы Гүзәл Нәбиуллина "Беренче адымнар" республика конкурсында II дәрәҗә дипломга лаек булды
"Беренче адымнар" республика конкурсында катнашып, Илексаз мәктәбе укучысы Гүзәл Нәбиуллина II дәрәҗә дипломга лаек булды. Фестивальдә Гүзәл Дамир Гарифуллин сүзләре, Гөлнара Якупова көенә язылган "Илексаз" җырын башкарды. Җиңүчегә Сарман сәнгать мәктәбе директоры Илһам Шакиров, Илексаз авыл җирлегеннән район советы депутаты Габбас Ризатдинов, җирлек башлыгы Флүр Гыйльфанов диплом һәм истәлек бүләкләре...
-
Сарманнан Хәкимуллиннар гаиләсе турында "Россия 1" каналыннан күрсәткәннәр
Сарман авылында яшәүче Миләүшә һәм Венер Хәкимуллиннар ике бала үстерәләр. Кызлары Мәрьямга - алты яшь, уллары Вилданга - дүрт. Миләүшә узган елда "Нечкәбил-2015" фестивалендә катнашып, "Районның уңышлы гаиләсе" дипломына лаек булды. Хәкимуллиннар гаиләсе турында махсус видеосюжет та төшерелгән. Аны сезгә тәкъдим итәбез. Миләүшә Хәкимуллинаның Вконтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото файдаланылды