24 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Иске Имән авыл җирлеге халкы үз сорауларына җаваплар алды
Бүген Иске Имән авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда җирлек башлыгы Раушания Исламова, "Нөркәй" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев, полиция участок уполномоченные Айрат Талипов, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнаштылар. Җыен барышында алдынгылар бүләкләнде, халык үз сорауларына җаваплар алды. Кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, үзешчәннәр концерты чарага ямь өстәде.
-
Сарманлыларда бәйрәм рухы яши
Яңа ел һәм Искечә Яңа ел бәйрәмнәре үткәнгә шактый вакыт узса да, район халкында һаман бәйрәм рухы яши. Без сезгә, бәйрәм атмосферасын ныграк тояр өчен, видеоязма тәкъдим итәбез. Ул район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды. Сүз уңаеннан Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда...
-
"Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме физкультура айлыгында активлык күрсәтте
Мәктәпкәчә белем бирүнең иң зур бурычларының берсе - балаларның сәламәтлеген ныгыту, саклау. Без бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Январь аенда Җәлил бистәсенең "Әкият" балалар бакчасы физкультура айлыгы игълан иткән иде. Безнең төркем бу чарада бик актив катнашты. Әти-әниләр һәм балалар ярдәме белән спорт җиһазлары ясалды, хәрәкәт почмагы тулыландырылды. Кулдан...
-
Саклаубаш авыл җирлегендә халык җыены узды
Бүген Саклаубаш авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда җирле башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина, "Туган як" агрофирмасының баш агрономы Иршат Әхмәтов, полиция участок уполномоченные Айрат Талипов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Саклаубаш имам-хатибы Хәйдәр-хәзрәт чыгышлары тыңланды. Җыен барышында алдынгылар бүләкләнде, халык үз сорауларына җаваплар алды. Кул эшләреннән күргәзмә...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучысы Рания Юнысова "Икенче сулыш" бәйгесендә җиңде
20 январь көнне Сарман урта мәктәбендә технология фәне буенча "Икенче сулыш" дип исемләнгән бәйге узды. Зур Нөркәй мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Рания Юнысова, гәҗиттән үрелгән "Конфетница" проекты белән катнашып, беренче урын алды. Җитәкчесе - Илсинә Хафизова.
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы белән таныштылар
20 январьда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 80 яшь тулды. Шул уңайдан Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары сыйныф сәгате үткәрделәр. Алар Минтимер Шәрип улының тормыш юлы белән таныштылар. Бүгенге көндә халкыбызның рухи мирасын саклау һәм ныгыту өчен алып бара торган игелекле эшләре турында мәгълүмат алдылар, чын...
-
Районда исерткеч эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләр бар
Кичә район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан юл йору кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча «Тоннель» профилактик чарасы уздырылды. Аның барышында 57 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. Шулар арасында 2 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерткеч эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче.
-
Сарманда мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының муниципаль туры үтте
21 январьда Сарман урта мәктәбенең спорт залында мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының муниципаль туры үткәрелде. Ярышларга һәр мәктәп команда куйды, аларда барлыгы 120 кеше катнашты. Хатын-кызлар һәм ир-атлар дүртешәр спорт төрендә көч сынаштылар. Дартста хатын-кызлар арасында Күтәмәле мәктәбеннән Лилия Мусинага тиңнәр булмады. Раушания Зыятдинова (Кәүҗияк мәктәбе) - икенче, Әлфия Галиуллина (Саклаубаш мәктәбе)...
-
Районда "Ел укытучысы" – Люзия Хаҗиева
Кичә Сарман гимназиясендә иртәдән үк гадәти булмаган җанлылык хакимлек итте. Бу көнне биредә "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде. Бу бәйгегә укытучылар ел саен алдан ук әзерләнәләр, бар булган осталыкларын, педагогик сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Һәм, билгеле, гомерен яраткан хезмәтенә, балаларга багышлаган һәр укытучы җиңүгә омтыла. Бәйге быел да киеренке барды....