САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда "Ел укытучысы" – Люзия Хаҗиева

Кичә Сарман гимназиясендә иртәдән үк гадәти булмаган җанлылык хакимлек итте. Бу көнне биредә "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде. Бу бәйгегә укытучылар ел саен алдан ук әзерләнәләр, бар булган осталыкларын, педагогик сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Һәм, билгеле, гомерен яраткан хезмәтенә, балаларга багышлаган һәр укытучы җиңүгә омтыла. Бәйге быел да киеренке барды....

Кичә Сарман гимназиясендә иртәдән үк гадәти булмаган җанлылык хакимлек итте. Бу көнне биредә "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде.

Бу бәйгегә укытучылар ел саен алдан ук әзерләнәләр, бар булган осталыкларын, педагогик сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Һәм, билгеле, гомерен яраткан хезмәтенә, балаларга багышлаган һәр укытучы җиңүгә омтыла.

Бәйге быел да киеренке барды. Анда катнашкан унҗиде укытучы иң элек бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында көчләрен сынап карадылар - хезмәттәге казанышларын тәкъдир итүче портфолио әзерләделәр. Узган еллардан аермалы буларак, бәйгенең бу этабына яңалык өстәлде - катнашучыларның шәхси сайтлары буенча конкурс кертелде. Ягъни һәр укытучының шәхси сайтына да бәя бирелде.

Ә бәйгенең муниципаль туры ике өлештән торды. Беренчесендә алар инновацион технологияләр кулланып, дәрестән өзек күрсәттеләр. Бәйгенең икенче өлешендә конкурсантлар шулай ук инновацион технологияләр кулланып, мастер-класслар үткәрделәр. Аларның һәркайсына кырыс жюри үз бәясен бирде.

Конкурска йомгак ике номинациядә ясалды: "Ел укытучысы-2017" һәм "Педагогик дебют". "Ел укытучысы-2017" исеменә Сарман урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Люзия Хаҗиева лаек булды. Ә призерлар булып Җәлил икенче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Мияссәрова, Җәлил гимназиясенең география укытучысы Венера Гәрәева һәм Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә Таҗетдинова танылдылар. Ә яшь педагоглар арасында җиңүче исеменә Җәлил беренче мәктәбенең биология укытучысы Нәзилә Мостафина лаек булды. Призер булып Сарман гимназиясенең математика укытучысы Айсылу Шәрипова танылды.

- Сез һәркайсыгыз "Ел укытучысы" исеменә лаек булырлык. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, сезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп һәм җиңүчеләрне тәбрикләп.

Җиңүчеләрнең һәркайсына дипломнар һәм, әлбәттә, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ә Люзия Хаҗиева узган елгы "Ел укытучысы" Роза Заһидуллина кулыннан күчмә кубокны да кабул итеп алды. Аңа һәм башка җиңүчеләргә зона турында да уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев