САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының муниципаль туры үтте

21 январьда Сарман урта мәктәбенең спорт залында мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының муниципаль туры үткәрелде. Ярышларга һәр мәктәп команда куйды, аларда барлыгы 120 кеше катнашты. Хатын-кызлар һәм ир-атлар дүртешәр спорт төрендә көч сынаштылар. Дартста хатын-кызлар арасында Күтәмәле мәктәбеннән Лилия Мусинага тиңнәр булмады. Раушания Зыятдинова (Кәүҗияк мәктәбе) - икенче, Әлфия Галиуллина (Саклаубаш мәктәбе)...

21 январьда Сарман урта мәктәбенең спорт залында мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының муниципаль туры үткәрелде. Ярышларга һәр мәктәп команда куйды, аларда барлыгы 120 кеше катнашты.

Хатын-кызлар һәм ир-атлар дүртешәр спорт төрендә көч сынаштылар. Дартста хатын-кызлар арасында Күтәмәле мәктәбеннән Лилия Мусинага тиңнәр булмады. Раушания Зыятдинова (Кәүҗияк мәктәбе) - икенче, Әлфия Галиуллина (Саклаубаш мәктәбе) өченче булдылар. Шул ук спорт ярышларында ир-атлардан Рөстәм Тимергалин (Җәлилнең икенче санлы мәктәбе) җиңүче булып танылды. Икенче урынга - Илексаз мәктәбеннән Руслан Гыйльфанов, өченче урынга Иске Кәшер мәктәбеннән Нәркиз Мөхәммәтов лаек булдылар.

Ир-атлар турникта да тартылдылар. Бу ярышта иң яхшы күрсәткеч - Ләке мәктәбеннән Салават Юнысовта. Икенче санлы Җәлил мәктәбеннән Руслан Фәсхетдинов - икенче, Зур Нөркәй мәктәбеннән Илдар Кәрамов өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар исә идәннән күтәрелүдә ярыштылар. Илсөяр Шакирҗанова (Зур Нөркәй мәктәбе) анда беренчелекне бирмәде. Ләке мәктбеннән Татьяна Малова - икенче, икенче санлы Җәлил мәктәбеннән Раилә Газизова өченче булдылар.

Раилә урыннан озынлыкка сикерүдә дә катнашты һәм беренче урын алды. Икенче урында - Зур Нөркәй мәктәбеннән Гүзәл Зарипова, өченче урынны Иске Минзәләбаш мәктәбеннән Алина Закирова алды.

Ир-атлар арасында шул ук төр ярышта Илексаз мәктәбеннән Динар Зарипов җиңеп чыкты. Әлмәт мәктәбеннән Илдар Мөхлисуллин - икенче урында, Руслан Фәсхетдинов - өченче. Илдар канат тартышуда җиңеп чыкты, ә хатын-кызлардан җиңү Рузилә Вафинага (Җәлилнең икенче санлы мәктәбе) елмайды. Венера Гыйльманова (Иске Минзәләбаш мәктәбе) һәм Нәркиз Мөхәммәтов - икенче, Ландыш Нурияхметова (Саклаубаш мәктәбе) һәм Айдар Җиһангиров (Иске Минзәләбаш мәктәбе) өченче булдылар.

Командалар да канат тартышты. Монда җиңүче булып Кәүҗияк мәктәбе танылды. Икенче урында - Җәлилнең икенче санлы мәктәбе, өченче урында - Иске Кәшер мәктәбе.

Җиңүчеләргә һәм призерларга район мәгариф һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлекләреннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев