Сарманлыларда бәйрәм рухы яши
Яңа ел һәм Искечә Яңа ел бәйрәмнәре үткәнгә шактый вакыт узса да, район халкында һаман бәйрәм рухы яши. Без сезгә, бәйрәм атмосферасын ныграк тояр өчен, видеоязма тәкъдим итәбез. Ул район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды. Сүз уңаеннан Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда...
Яңа ел һәм Искечә Яңа ел бәйрәмнәре үткәнгә шактый вакыт узса да, район халкында һаман бәйрәм рухы яши. Без сезгә, бәйрәм атмосферасын ныграк тояр өчен, видеоязма тәкъдим итәбез. Ул район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды.
Сүз уңаеннан
Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул 26 январьга 23:59 сәгатькә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында күрергә теләсәгез (ул башкача була да алмый), сылтама аша үтеп, тавыш бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев