22 июнь 2026 яңалыклары
-
Район үзәгендә Хәтер шәмнәре кабынды
Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
-
Татарстан модульле кунакханәләр төзүгә 219,7 млн сум бүләчәк
2026 елда Татарстанда глэмпинглар һәм экоотельләр төзү өчен 219,7 млн сум акча каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Мортыштамакта ике авылның нәсел дәвамчылары очраштылар
Кеше кайда гына тумасын, язмыш җилләре аны кая гына алып китмәсен, һәркемнең күңелендә барыбер бер изге нокта яши. Ул – ата-бабаларның кендек каны тамган, нәсел тамырлары береккән туган җир. Аның тузаны да кадерле, суы да шифалы, хатирәләре дә – гомерлек. Нәкъ менә шушы тарту көче, сагыну хисе читкә күчеп киткән якташларыбызның бүгенге дәвамчыларын Мортыштамак авылында яңадан бергә җыйды.
-
«Пушкин картасы» белән Татарстанда 400 меңгә якын яшьләр файдалана
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда илдә иң актив төбәкләр исемлегендә кала. Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республикада картаны якынча 400 мең яшь кеше кулланган, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда икенчел торакка һәм ипотекага сорау кимегән
2026 елның май аенда Татарстанда икенчел торак базарында активлык түбәнәйгән. Росреестрның ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, гомуми сату-алу операцияләре саны апрельдәге 6852дән майда 5433кә кадәр кимегән — бу 20,7% га кимү дигән сүз, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманда «Хәтер шәме» акциясенең вакыты үзгәрде
Бүген, 22 июньдә, район үзәк ял паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан массакүләм чара планлаштырылуы турында без хәбәр иткән идек.
-
Татарстан авылларында автолавка һәм Сбербанк мобиль офислары бергә эшли башлады
«Татпотребсоюз» белән Сбербанк авыл халкына хезмәт күрсәтүне яңа дәрәҗәгә күтәрде. Ике оешма да күчмә бүлекчәләренең — автолавкаларның һәм банкның мобиль офисларының эш графикларын бергә турылаштырган. Хәзер авыл кешеләре бер юлыда азык-төлек сатып ала, финанс мәсьәләләрен хәл итә ала.
-
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләрнең икенче этабы башланды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү буенча гаризалар кабул итүнең икенче этабын игълан итте. Әлеге мөмкинлек 2026 елның 17–28 июнь көннәрендә эшли, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда тагын яңгыр, боз явачак, яшен булачак
22 июньдә республика территориясендә һава торышы кискен үзгәрәчәк. Көн дәвамында урыны белән көчле яшенле яңгырлар, иртәнге сәгатьләрдә боз явуы көтелә. Көндез җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр артачак, дип яза «Татар-информ» МА.