Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Пушкин картасы» белән Татарстанда 400 меңгә якын яшьләр файдалана

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда илдә иң актив төбәкләр исемлегендә кала. Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республикада картаны якынча 400 мең яшь кеше кулланган, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу күрсәткеч буенча Татарстан ил буенча беренче бишлеккә керә.

Кызыклы статистика: яшьләр карта ярдәмендә мәдәни чараларга 229 млн сумнан артык акча сарыф иткән. Әлеге сумма буенча Татарстан Россия субъектлары арасында беренче урында тора. Бу — уртача кулланучының 2–3 чарага йөрүен күздә тотканда да зур күрсәткеч.

Иң актив аудитория — 15–18 яшьлекләр. Алар кинотеатрлар, мәдәният йортлары, театрлар, музейлар, концерт мәйданчыкларын өстен күрә.

Төбәкләр буенча алганда, Яр Чаллы, Чистай, Тәтеш, Түбән Кама, Әлмәт районнары яшьләре иң күп карта кулланучылар булып тора.

Исегезгә төшерәбез: «Пушкин картасы» Президент инициативасы белән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев