Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда икенчел торакка һәм ипотекага сорау кимегән

2026 елның май аенда Татарстанда икенчел торак базарында активлык түбәнәйгән. Росреестрның ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, гомуми сату-алу операцияләре саны апрельдәге 6852дән майда 5433кә кадәр кимегән — бу 20,7% га кимү дигән сүз, дип яза «Татар-информ» МА.

Казанда да хәл охшаш: апрельдә 2474 операция теркәлсә, майда аларның саны 1898гә төшкән (23,3% ка кимү).

Ипотека ярдәмендә башкарылган операцияләр дә әзәйгән. Республика күләмендә алар саны 6605тән 5126га кадәр (22,4% ка) кимегән. Башкалада исә бу күрсәткеч 1990дан 1854кә кадәр төшкән (6,8% ка).

Кызыклы ягы: узган айларда, киресенчә, ипотека ставкаларының әкренләп түбәнәюе аркасында сорау арта барган иде. Майдагы кимү, белгечләр фикеренчә, сезонлык факторы белән дә, ипотека шартларының үзгәрүе белән дә бәйле. Моннан тыш, сатучылар белән алучылар арасында бәяләр буенча каршылыклар артуы да операцияләр санына тәэсир иткән.

Экспертлар фаразлавынча, язын күзәтелгән сорауның түбәнәюе вакытлы күренеш булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев