Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләрнең икенче этабы башланды

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү буенча гаризалар кабул итүнең икенче этабын игълан итте. Әлеге мөмкинлек 2026 елның 17–28 июнь көннәрендә эшли, дип яза «Татар-информ» МА.

Субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча бирелә:

  • савым сыерлары өчен – баш санына 6300 сумга хәтле;

  • ана бәрәннәр (ярка), ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиеләре өчен – 1000 сумнан;

  • өч яшьтән өлкән бияләр өчен – 5 мең сумнан;

  • сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә: 5 сыердан башлап – 500 мең сум, 8 сыердан башлап – 1 млн сум.

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша гына электрон рәвештә кабул ителә. Министрлык белгечләре искәрткәнчә, беренче этапта ярдәм алучылар саны көтелгәннән арткан, шуңа күрә икенче этапта гаризаларны соңга калдырмаска киңәш итәләр.

Бу чаралар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Татарстанда мондый дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларның таварлылыгын арттырырга, урындагы сөт һәм ит продукциясенең бәя конкурентлыгын күтәрергә ярдәм итә, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев