22 апрель 2016 яңалыклары
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары "Сабит" чишмәсенә экскурсиягә бардылар
Бүген, «Чишмәләр иле син - туган як» дип исемләнгән тема буенча, Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-2 сыйныфлары укучылары "Сабит" чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Балачак та гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә санитар сәгать үтте
Бүген матбугат үзәге хезмәткәрләре чираттагы өмәгә чыктылар. Ул санитар-экологик икеайлык кысаларында үзәк территориясендә үткәрелде. Корыган һәм начар хәлдә булган агачлар, ботаклар киселде, чүпләр җыелды.
-
Район басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә
Район басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. 16800 гектарда уҗым культуралары тукландырылды, 10200 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде. Туңга сөрелгән мәйданнарда, уҗым, күпьеллык үлән басуларында дым каплау бара. Уҗымнар - 1000, күпьеллыклар - 6000, туңга сөрелгән басулар 17500 гектарда тырмаланды. 2000 гектарда арпа чәчелде.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – әфлисун һәм какланган балык белән яшел ясмыктан салат
Сезгә әфлисун һәм какланган балык белән яшел ясмыктан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яшел ясмык - 1 стакан; - салкын ысул белән ысланган скумбрия - 200 грамм; - әфлисун - 1 данә; - салат - 2 уч; - зәйтүн мае - 1 чәй калагы; - яңа тартылган кара...
-
Районда Россиянең акциз маркалары булмаган 12 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Камадагы территориаль органы районда легаль булмаган алкогольле эчемлекләр сату очраклары турында хәбәр итү өчен (8-8555)36-63-85 «кайнар линия» телефоны эшләвен белдерә. Шул ук вакытта тиешле үрнәктәге маркасы булмаган алкогольле эчемлекләр сату өчен административ штраф салынуы турында да онытмау кирәклеген искәртә. Аерым кешеләр өчен ул 4 мең сумнан...
-
Район газетасына икенче яртыеллыкка язылу бара
1 апрельдән газета-журналларга, шул исәптән район газетасына, язылу башланды. «Сарман»га язылу бәяләре: - аерым кешеләр өчен - 621 сум; - бер айга язылу - 103 сум 50 тиен; - оешмалар өчен - 709 сум 8 тиен; - редакциягә килеп язылучылар өчен - 350 сум; - электрон вариант - 250 сум.
-
Сарманда Ленинның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар
Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм...
-
Районда санитар-экологик икеайлык бара
Районда бара торган санитар-экологик икеайлыктан соң бар дөнья ялт итеп калыр, мөгаен. Бу чорга планлаштырылган чаралардан күренә ул. Район үзәгендә дә инде ай башыннан чистарту эшләре киң колач алды. Сарманда һәр җомгада төштән соң барлык оешмалар территориясендә, шулай ук шәхси эшмәкәрләр санитар җыештыру уздыралар. Район үзәге урамнары оешмаларга беркетелеп, алар...