Иске Минзәләбашта курайчы һәм гармун остасы яши
Курай элек-электән татар һәм башкорт халыкларының тынлы музыка уен коралы булып саналган. Төрле төрки халыкларда курайга охшаш уен кораллары бар: татарлар белән башкортларда ул “курай” дип аталса, алтай халкында – шоор, кыргызларда – чоор, казакларда – сыбызгы, төрекмәннәрдә – гаргы-төйдек, болгар халкында исә “кавал” дигән исем йөртә.