Районда һава торышы бозыла
Бүген, күргәнебезчә, көчле буран башланды. Урыны белән юеш кар да көтелә, юлларда - кар өемнәре һәм бозлавык.
Иртәгә, 21 январьда, күп районнарда шулай ук кар явуы һәм буран көтелә. Юлларда - бозлавык. Төнлә -11-16, көндез -8-13 градус салкын булачак. 22 январьда буран акрынаячак, төнлә -12-17, көндез -4-9 градус булачак.