Команданың биек үрләре
Январь азагында Менделеевскида яшь хоккейчылар (2002-2003 елгылар) арасында «Алтын алка» клубы призына Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Ярышларда район данын Җәлил бистәсенең спорт мәктәбе укучылары яклады.
Безнең зонада Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга шәһәрләре һәм Тукай, Минзәлә, Сарман районнары командалары көч сынашты. Берничә көн дәвамында барган кискен...