САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа йолдызчыклар кабына

Керәшен татарлары һәм нагайбакларның "Туым җондозы" - "Рождественская звезда" конкурс-фестивале быелгы йолдызчыкларын билгеләде. Керәшен халкының этник-музыкаль мирасын барлау, аның матур үрнәкләрен яшь буынга тапшыруны максат итеп куйган әлеге бәйге быел бишенче тапкыр уздырылган. Әлегә кадәр танылган керәшен җырчысы Лидия Әхмәтова аны "Сәлам, яшьләр!" дигән исем астында яшьләр арасында гына уздырса,...

Керәшен татарлары һәм нагайбакларның "Туым җондозы" - "Рождественская звезда" конкурс-фестивале быелгы йолдызчыкларын билгеләде.
Керәшен халкының этник-музыкаль мирасын барлау, аның матур үрнәкләрен яшь буынга тапшыруны максат итеп куйган әлеге бәйге быел бишенче тапкыр уздырылган. Әлегә кадәр танылган керәшен җырчысы Лидия Әхмәтова аны "Сәлам, яшьләр!" дигән исем астында яшьләр арасында гына уздырса, елдан-ел аның таләпләре үзгәрә барып, географиясе киңәйгән, һәм быел ул 5 яшьтән 25 яшькәчә булган башкаручыларны эченә ала.
Конкурсның беренче сайлап алу турлары республиканың өч төбәгендә: Әлмәт, Менделеевск һәм Питрәчтә узды. Жюри башкаручыларны өч төркемгә: кечкенәләр (5-10 яшь), үсмерләр (10-15) һәм яшьләр (15-25) төркеменә бүлеп карады. Сарман сәнгать мәктәбе укучылары Миләүшә Рамазанова (Петровка Завод авылыннан) һәм Лиана Антонова (Ләке авылы кызы) Әлмәт зонасында I һәм II дәрәҗә лауреат булып, республика йомгаклау турында катнашуга чакыру алдылар.
26 нчы январьда Казанның "Ак барс" яшьләр үзәге яшь башкаручыларны үзенә җыйды. Анда тагын бер кат "нечкә иләк"тән узганнар гала-концертта катнашу хокукы алды. Тамаша дүрт сәгатькә сузылды. "Бәрмәнчек" фольклор ансамблен, узган елларның җиңүчеләрен һәм быелгы финалистларны тамашачы алкышларга күмде. Финалга чыгучылар арасында сигез фольклор ансамбле, уналты солист - барысы йөз илле бала иде. Әйтәсе сүзен җырдан башка әйтмәгән керәшен халкының борынгы җыруларын тыңлау - ул ләззәт кенә түгел, моң гына түгел, ул - тарих, ул - керәшеннең яшәү рәвешен өйрәнү. Монда "станок", "магнито", "сөйгән җәр", "мунча көе" - берсе дә гаеп түгел, бу - тормыш. Ә мин, бала кешегә килешмәс, дип, сүзләр үзгәртеп маташкан булдым тагын.
Конкурсантларның башкару осталыгын фольклорчы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этник музыка кафедрасы доценты Геннадий Макаров, кафедра белгече Эльмира Кашапова, Татарстанның халык артистлары Лена Бичарина, Зоя Борисова, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле балетмейстеры Григорий Сергеев, җырчы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев бәяләделәр. Лауреатларның исемнәре конверт эченә бикләнгән булып, аларны берәм-берәм керәшен халкының атаклы артистлары, зыялылары ачты.
Миләүшә Рамазанова тамашачыны сәхнәдә артистлык осталыгы югары булу белән әсир итте һәм шул номинациядәге диплом, махсус әзерләнгән бүләк -"Туым җондозы" белән бүләкләнде. Лиана Антонова исә үсмерләр төркемендә ( 13 яшьтә) этник башкару буенча җиңүче дип табылды, диплом һәм фотоаппарат алды. "Бәрмәнчек" ансамбле солисткасы - 2011 нче елның августында юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган 20 яшьлек талантлы керәшен кызы Диана Мишкина (Мамадыштан иде) истәлегенә әзерләнгән бүләк - музыкаль үзәк һәм диплом да Сарман районы кызына - Лианага бирелде. Лиана җырны да Диана репертуарыннан сайлаган иде.
Кызларның әле сәхнә тәҗрибәсе дә, репертуарлары да зур түгел. Күренер-күренмәс кенә җемелдәгән бу йолдызчыкларга, яна-яна, яктырырга, зураерга язсын иде.
Рәсемдә: бәйге җиңүчеләре М.Рамазанова (сулда), Л.Антонова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев