Сабантуйлы Сарманым
Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,
Их, урыйсы иде җир шарын -
Белсен иде дөнья Сабантуйлы
Татарстан дигән ил барын.
Әйе, шулай бар җиһанга күрсәтерлек, миллилеге, гүзәллеге белән сокланырлык һәм горурланырлык бәйрәмебез ул безнең. Уйлап карасаң, инде аны белмәгән дөнья кисәкләре дә бик аздыр. Бәйрәмдә хөкем сөргән рухи күтәренкелек Сабантуй мәйданын елдан-ел киңәйтә...