20 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа Имән авыл җирлегендә Яңа елга әзерләнү эшләре бара
Яңа Имән авыл җирлегендә Яңа елга әзерләнү эшләре бара.
-
Районда өйрәнүләр үткәрелә
Бүгеннән, 20 декабрьдән алып, 22 декабрьгә кадәр районда гадәттән тыш хәлләр яки гадәттән тыш хәлләр куркынычы барлыкка килү турында халыкка хәбәр бирү чараларын тикшерү буенча өйрәнүләр үткәрелә. Аларның максаты - хәбәр бирү чараларының торышын тикшерү һәм аларны әзерләү, аларны контрольдә тоту өчен җаваплы затларны билгеләү.
-
Беренче санлы Җәлил мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде
12 декабрь көнне Җәлилнең беренче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Ул татар театрының тууына 110 ел тулу уңаеннан үздырылачак ачык чараларга һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан үткәреләчәк ачык дәресләргә нигезләнде. Бу көнне мәктәп диварлары татар театры тарихы һәм кайбер театрларга багышланган стена газеталары һәм туган...
-
Районда үткән ЮХИДИ рейдында наркотик кулланган машина йөртүче тоткарланды
Узган атнада профилактик рейд барышында 1 наркотик матдәләр кулланган шофер транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарланды. 2 машина йөртүчегә тиешле булмаган тонировка өчен беркетмәләр төзелде. 1 транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән гражданин җаваплылыкка тартылды. Укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләрнең саны 3 булды. Вакытында ЮХИДИ штрафларын түләмәүче 1 кагыйдә бозучыга...
-
Сарманның "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев акциягә кушылды
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясенә "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев тә кушылды. Ул Чукмарлы авылында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Бану Бакиеваны газетага яздырды. - "Сарман"га үзем дә даими язылып киләм, аны гаиләбез белән укыйбыз. Ничек инде шушы җирлектә яшәп, аның яңалыклары, тормыш-көнкүрешеннән хәбәрдар булмаска кирәк....
-
Картинг буенча район командасы Баулыдан җиңү белән кайтты
17 декабрьдә Баулы шәһәрендә кышкы картинг буенча Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының I этабы үтте. Анда Сарман спортчылары да катнаштылар. «Honda GX-200» классында Сарман урта мәктәбе укучысы Булат Нигъмәтҗанов беренче урынны алды. Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов «Юниор» классында шулай ук җиңү яулады. Шул ук мәктәптән Артур Заһиров «Кадет» классында икенче...