САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картинг буенча район командасы Баулыдан җиңү белән кайтты

17 декабрьдә Баулы шәһәрендә кышкы картинг буенча Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының I этабы үтте. Анда Сарман спортчылары да катнаштылар. «Honda GX-200» классында Сарман урта мәктәбе укучысы Булат Нигъмәтҗанов беренче урынны алды. Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов «Юниор» классында шулай ук җиңү яулады. Шул ук мәктәптән Артур Заһиров «Кадет» классында икенче...

17 декабрьдә Баулы шәһәрендә кышкы картинг буенча Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының I этабы үтте. Анда Сарман спортчылары да катнаштылар.

«Honda GX-200» классында Сарман урта мәктәбе укучысы Булат Нигъмәтҗанов беренче урынны алды. Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов «Юниор» классында шулай ук җиңү яулады. Шул ук мәктәптән Артур Заһиров «Кадет» классында икенче булды. «Союзный» классында Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов шулай ук икенче булып финишка килде.

Калган егетләр шулай ук уңышлы гына чыгыш ясадылар, үз төркемнәрендә беренче унлыктан төшмәделәр. «Кадет-БК» классында Артур Зарипов, «Кадет» классында Солтан Йосыпов (икесе дә - Сарман урта мәктәбеннән) бишенче урыннарны алдылар. Аграр көллият студенты Руслан Харрасов «Союзный» классында - дүртенче, Сарман урта мәктәбе укучысы Алмаз Миргасимов унынчы булдылар.

Гомумкоманда зачетында Сарман районының «Яшь техниклар станциясенең» «Ялкын» командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урында - Урыссуның «Шмель», өченчедә Октябрьскиның «Пчелка» командалары урнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев