САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче санлы Җәлил мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде

12 декабрь көнне Җәлилнең беренче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Ул татар театрының тууына 110 ел тулу уңаеннан үздырылачак ачык чараларга һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан үткәреләчәк ачык дәресләргә нигезләнде. Бу көнне мәктәп диварлары татар театры тарихы һәм кайбер театрларга багышланган стена газеталары һәм туган...

12 декабрь көнне Җәлилнең беренче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Ул татар театрының тууына 110 ел тулу уңаеннан үздырылачак ачык чараларга һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан үткәреләчәк ачык дәресләргә нигезләнде. Бу көнне мәктәп диварлары татар театры тарихы һәм кайбер театрларга багышланган стена газеталары һәм туган тел турында мәкальләр белән бизәлде. 5 нче "Б" сыйныфында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вахитова тарафыннан "Сузык аваз хәрефләре" дигән темага ачык дәрес үткәрелде.

Алдагы көннәрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльмира Шакирова 6 нчы "Б" сыйныфында Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясе буенча, Лилия Шәймарданова 7 нче "А "сыйныфында "Кайсы һөнәр яхшырак?" дигән темага бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре үткәрделәр.

15 декабрьдә актлар залында әлеге укытучылар һәм аларның укучылары белән "Яшәсен театр" дип исемләнгән зур кичә үткәрелде. Музыкаль бизәлеш ягыннан музыка укытучысы Флүзә Шәйхетдинова зур ярдәм күрсәтте. Татар театры тарихы белән укучылар чыгышы һәм презентация аша танышканнан соң, тамашачылар игътибарына Галиәсгар Камалның "Беренче театр" комедиясе тәкъдим ителде. Яшь артистлар үз рольләрен зур җаваплылык белән башкардылар. Аларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

16 декабрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльмира Шакирова, Лилия Шәймарданова, Гөлшат Җиһангирова, Әлфия Әсәдуллина, Зөлфия Гайфуллина "Әдәби туган як" дигән темага Минзәләдә үткәрелгән республикакүләм коференциядә катнашып, дипломнар алып кайттылар.

Бу көнне тәнәфестә кечкенәләр өчен уеннар оештырылды, әдәби әсәр буенча иллюстрацияләр эшләнде, "Кыш" темасына иҗади эшләр башкарылды.

17 декабрьдә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм тест эшләделәр. Бу көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфия Әсәдуллина һәм Гөлшат Җиһангирова 6 нчы "А" сыйныфында "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән дәрес-кичә үткәрделәр. Анда Әлмәт татар драма театрының элекке директоры Тамара Халитова да чакырылган иде. Ул Әлмәт театры турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Атналыкны йомгаклап үткәрелгән бу очрашу һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев