САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманның "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев акциягә кушылды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясенә "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев тә кушылды. Ул Чукмарлы авылында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Бану Бакиеваны газетага яздырды. - "Сарман"га үзем дә даими язылып киләм, аны гаиләбез белән укыйбыз. Ничек инде шушы җирлектә яшәп, аның яңалыклары, тормыш-көнкүрешеннән хәбәрдар булмаска кирәк....

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясенә "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев тә кушылды. Ул Чукмарлы авылында яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Бану Бакиеваны газетага яздырды.

- "Сарман"га үзем дә даими язылып киләм, аны гаиләбез белән укыйбыз. Ничек инде шушы җирлектә яшәп, аның яңалыклары, тормыш-көнкүрешеннән хәбәрдар булмаска кирәк. Районыбызда булган яңалыклар, үткәрелгән чаралар - барысы да "Сарман"да яктыртылып барыла. Аңа һәркем язылырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки "Сарман" - районда чыгып килә торган, барлык тармакны да яктырта торган бердәнбер рәсми басма, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев