20 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 25 өй яны участогы – әле дә су астында
Республиканың ике районында өй янындагы җир участоклары әле дә су астында кала, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Фазлыева: Татарстанда гаиләләрне теркәү стратегиясе галимнәр нәтиҗәләренә корыла
Балалы гаиләләрне хуплау – Россия һәм Татарстан дәүләт социаль сәясәтенең нигезе. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Фәннәр академиясендә узган «Хәзерге заман гаиләсе: иминлек трендын формалаштыру» түгәрәк өстәле артында әйткәнчә, республикада гаиләләргә ярдәм итү стратегиясе еллык демография докладына һәм галимнәр нәтиҗәләренә таянып төзелә. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
Татарстанлылар мошенникларга 2025 елга караганда 200 млн сумга әзрәк акча биргән
Татарстан халкы узган елның 4 ае белән чагыштырганда, мошенникларга 227 млн сумга кимрәк акча тапшырган. Быелның дүрт аенда җинаятьчеләр республикада яшәүчеләрнең 1,5 млрд сумын урлаган, әлеге күрсәткеч узган елгыга караганда 13 %ка түбәнрәк.
-
ДАИ Татарстан юлларында мотоциклчыларны тикшерүне көчәйтте
ДАИ Татарстан юлларында мотоцикл йөртүчеләрне контрольдә тотуны көчәйтте. 18–27 май көннәрендә инспекторлар мототранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә, шулай ук аларда шлем, тезлек, яктылык чагылдыргыч элементлар кебек экипировка булуына аерым игътибар бирәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Даль мирасы буенча акция оештыра
2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Владимир Дальның бөек мирасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Чара язучы һәм этнографның тууына 225 ел тулуга багышлана.
-
Татарстанда аномаль эсселек һәм тотрыксыз һава: яшен, боз, көчле җил
Бүген, 20 майда, Татарстанда эссе һава сакланачак, ләкин көндез һәм кичен атмосфера фронты йогынтысында торгынсызлык көтелә. Республика буйлап алмашынучан болытлылык, урыны-урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз һәм көчле җил фаразлана. Казанда явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.