20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Районда һава торышы бозыла
Бүген, күргәнебезчә, көчле буран башланды. Урыны белән юеш кар да көтелә, юлларда - кар өемнәре һәм бозлавык. Иртәгә, 21 январьда, күп районнарда шулай ук кар явуы һәм буран көтелә. Юлларда - бозлавык. Төнлә -11-16, көндез -8-13 градус салкын булачак. 22 январьда буран акрынаячак, төнлә -12-17, көндез -4-9 градус булачак.
-
Сарман урта мәктәбендә Минтимер Шәймиевка багышланган чаралар үтте
Бүген, 20 январьд,а киң җәмәгатьчелек Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Әлеге вакыйгага багышлап, республикада төрле чаралар үткәрелә. Сарман урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары да бу истәлекле датаны билгеләп үтүдән читтә калмадылар. Минтимер Шәймиевнең тормыш һәм хезмәт юлына багышланган күргәзмә оештырылды. Класс...
-
Районның үзәк чыршысы өчен тавыш бирү дәвам итә
Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул 26 январьга 23:59 сәгатькә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында күрергә теләсәгез (ул...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – маринадланган скумбрия
Сезгә маринадланган скумбрия рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лавр яфрагы - 2 данә; - хуш исле борчаклы борыч - 4 данә; - тоз - 2 аш калагы; - шикәр - 1 аш калагы; - су - ½ литр; - яңа скумбрия - 2 данә. Катырылган балыкның эчен алабыз, юабыз...
-
Ә син «Сарман»га язылдыңмы әле?
Арагызда «Сарман» газетасына 2017 елның беренче яртысына язылмый калучылар да бармы әллә? Ә районның соңгы яңалыкларын, андагы кызыклы вакыйгалар турында бүтән каян белә аласыз? Боларның һәрберсеннән хәбәрдар булуның бердәнбер юлы - газетаны уку. Аңа бүгеннән язылсагыз, ул өегезгә 1 февральдән килә башлаячак. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Газетага альтернатив язылу (редакциядән...
-
Район халкы террор характерындагы куркыныч турында хәбәр итә ала
Террор характерындагы куркыныч янаганда, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8 (843) 231-45-55 яки 8 (843) 231-45-45 телефоннары буенча хәбәр итү сорала.