19 май 2017 яңалыклары
-
Сарманның Ленин урамында кызу эшләр бара
Хәзерге вакытта Сарманда кызу эшләр бара. Ленин урамында асфальт җәелә. "Газоннарны ник казыйлар?" дисәгез, бу бордюрларны алу өчен кирәк икән. Аларны биегәйтәчәкләр. Шулай ук канализация челтәрен дә алыштыралар.
-
Ләке мәктәбендә пионериянең 95 еллыгын билгеләп үттеләр
Ләке мәктәбе укучылары пионериянең 95 еллыгын билгеләп үттеләр. Һәр отряд ел буе эшләгән эшләренә исәп-хисап тотты. Асфальтка төрле темага рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм флешмоб белән башланып китте. Спорт уеннарыннан соң "Карга боткасы" булды.
-
Сарманда экологик квест узды
2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре еллары. Шул уңайдан үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре район үзәгендәге ял паркында экологик квест үткәрде. Анда Сарман урта мәктәбенең 8 нче "А", гимназиядә эшләп килүче экологик отряд - 7 нче "Б" сыйныфлары укучылары катнаштылар. Алар, "Коткаручылар" һәм "Чиста планета" командаларына бүленеп, үзара...
-
Саклаубаш мәктәбе укучысы Сарман мәшгульлек үзәге уздырган конкурста икенче булды
Сарман мәшгульлек үзәге уздырган конкурста Саклаубаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алмаз Фәйзрахмановның "Минем булачак һөнәрем" иншасы 2 нче урын алды. Җитәкчесе - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Фәрукшина.
-
"Татаркино" учреждениесе җитәкчеләре "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларының эшчәнлекләре белән таныштылар
Кичә "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрлары эшчәнлекләре белән танышу максатыннан "Татаркино" учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова һәм "Татаркино"ның Чаллы филиалы директоры Рифкать Вилданов белән очрашу үтте. Очрашуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов та катнаштылар. Анда алда торган бурычлар, яңа кайтачак...
-
Райондашларыбыз "Сарман" газетасы турында фикерләрен белдерәләр
Татарстан матбугаты көне алдыннан без газетабыз турында райондашларның фикерләрен белештек. Гүзәл Гәрәева, муниципаль район башлыгы урынбасары: - Эш буенча да, тормышта да үзебез өчен кирәкле мәгълүматны район газетасыннан алабыз, аның аша район сулышын тоябыз. Мин газетаны "Ленинчы" исемен йөрткән вакытыннан бирле яратып укыйм. Гаиләдә әти дә гомер-гомергә рәсми, җитди басмаларга...
-
Саклаубаш мәктәбе укучысы Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә димломга ия булды
Саклаубаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Исламия Нәҗметдинова Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалендә 1 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфира Габдуллина.
-
Сарманнан Айсылу Кәлимуллина Татарстан матбугаты көненә шигырь язган
Бүген Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелүе турында без хәбәр иткән идек. Сарманнан Айсылу Кәлимуллина аңа шигырь дә багышлаган. Бүгенге көн матбугаты Һәркем өчен кирәктер. Үзебезнең "Сарман" га да Язылмаган сирәктер. Районыбыз хәлләрен, Яңалыгын белик без. Газетага яңа үрләр, Озын гомер телик без!
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – редис һәм сельдерейдан салат
Сезгә редис һәм сельдерейдан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - редис - 5 данә; - сельдерей - 1 сабак; - туралган әчтерхан чикләвеге - 2 аш калагы; - сарымсак мае - 2 аш калагы; - лимон согы - 2 аш калагы; - бал - 1 чәй калагы; - яшь...
-
"Сарман"га очсызрак бәядән язылып калу өчен нибары ике көн бар
Барлык почта бүлекчәләрендә Подписка ункөнлеге үтә. Бу көннәрдә «Сарман»га ташламалы бәяләрдән - 614 сум 58 тиенгә языла аласыз! Иртәгә - ункөнлекнең соңгы көне, очсыз бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
-
Сарман пионерлары бәйрәм итәләр
Бүген Пионерия көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең рәсми аталмасы - Бөтенсоюз пионер оешмалары көне. Аны Владимир Ленин оештыра. Бу бәйрәм Советлар Союзы өчен бик мөһим була. Хәзер ул календарьдагы дата буларак билгеләп үтелә. Фотода сез Иске Кәшер урта мәктәбенең Дружина советы әгъзаларын күрәсез. Фото 1978 елда төшерелгән. Кызыклы сурәтләрегез булса, сез...
-
Мортыштамак мəктəбе укучылары авыл музеена сәяхәт кылдылар
Кичә, Халыкара музейлар көне уңаеннан, Мортыштамак мəктəбе укучылары мəдəният йорты бинасында урнашкан музейга экскурсиягə керделəр. Музей хезмəткəрлəре укучыларны авыл тарихы, халыкның көнкүрештə куллана торган жиһазлары белəн таныштырдылар.