19 апрель 2026 яңалыклары
-
Татарстанда табигый фәннәр укытучылары өчен яңа премияләр биреләчәк
Татарстанда физика, химия һәм биология укытучыларына бервакытлыча акчалата түләүләр билгеләү турында программа проекты эшләнде.
-
Район янгын куркынычы сезонына әзерме?
15 апрельдә урманнарда янгын куркынычы сезоны башланды. Узган ел ул 31 мартта ук игълан ителгән иде. Быел аның соңрак ачылуы табигать үзенчәлекләре белән бәйле.
-
Райондашыбыз Кирилл Кондратьевның сәләтләре, яраткан шөгыльләре күп
Петровский Завод авылы мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Кирилл Кондратьев белән без беренче тапкыр узган ел Даулы болында очраштык. Ул ярыш карарга һәм гаиләсе белән “Гамбит” исемле чабышкы атлары өчен җанатарга килгән иде. Елгыр, әмма җитди егет бик тиз күңелне яулап алды.
-
Саклаубашка Тукай рухы кайтты
Тукай белән авылның бәйләнешен барлыйм. Турыдан-туры мөнәсәбәте булмаса да, миллионер дәрәҗәсенә күтәрелгән совхозга аның исеме бирелгән.
-
Петровка Заводта өмәгә атна саен чыгалар
Санитар икеайлык кысаларында район үзәгендә, авыл җирлекләрендә өмәләр даими үткәрелеп торыла.