18 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында полиция хезмәткәрләренә тагын һөҗүм иткәннәр
Әле район халкы Күтәмәле егете маҗараларыннан кичергән шоктан арынып бетә алмады, тагын бер гауга чыкты: Сарманда "Магнит" кибетендә 25 яшьлек егет, түләүдән баш тартып, сатучыларга пычак белән янаган. Ул моның белән генә туктамаган, кыйбатлы алкоголь эчеп, шешәләрне, витриналарны ваткан. Элегрәк хөкем ителгән егет үзен тоткарлаган полиция хезмәткәрләренә дә каршылык күрсәткән....
-
Сарманда Яңа елга әзерлек эшләре тулы куәтенә бара
Хәзерге көннәрдә Сарман шау-гөр килеп тора: барлык оешмалар, мәктәпләр, уку йортлары ял паркында һәм үз территорияләрендә кышкы фигуралар ясыйлар. Төрле фигуралардан район үзәге матур булып, чуарланып тора. Мондый чараларның файдасы да күп: бергә эшләүләр бит ул үзе бер күңелле! Шулай ук укыгыз: Сарманда Үзәк чыршыны бизи башладылар
-
Сарманда республика укучылар конференциясе узды
18 декабрь көнне Сарман урта мәктәбендә Математика елына багышланган "Танып-белү ысулы буларак тикшеренү..." дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда башлангычлардан алып югары сыйныф укучылары катнашты. Конференция тугыз секциядә үткәрелде. Республиканың унбер районыннан килгән 145 укучы үзенең фәнни эшен тәкъдир итте. Биредә тыңланган эшләр җыентык булып бастырылачак.
-
Сарманлылар салымны вакытында түли
Билгеле булганча, 1 ноябрьдә физик затлар өчен - транспорт һәм мөлкәткә, 15 ноябрьдә җиргә салым түләү сроклары чыкты. Әгәр физик затлар күрсәтелгән срокта салым, җыем, пеня, штрафлар кебек түләүләрне башкармаганнар икән, салым органы РФ Салым кодексының 48 нче маддәсе нигезендә салымны эзләп алу өчен судка гариза җибәрәчәк. Киләчәктә, салым түләнмәгән...
-
Сарманда халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
20 декабрьдә "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән Бөтенроссия халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне Сарманда да "Сарман" кинотеатрының конференцияләр залында (2нче кат) "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү оештыра. Анда нотариус, юристлардан бушлай консультацияләр алу мөмкин булачак....
-
Иске Имән авылында "Могҗиза кыры" узды
"Могҗизалар кыры"нда катнашу өчен Мәскәүгә Якубович янына барып йөрисе дә юк, аны үзебез дә бик шәп итеп оештырабыз. Күптән түгел безнең Иске Имән клубында шундый исемдәге уеннарның берсе үтте. Бер дә ким булмады ул без телевизордан карарга күнеккән тапшырудан. Уенда катнашучылар якыннарына нәкъ шулай "эфирдан" сәлам дә юлладылар, үзләренең шөгыльләрен...