16 август 2016 яңалыклары
-
Район "Нечкәбил"ләренә сезнең тавыш кирәк
«Нечкәбил» бәйгесе сайтында анда катнашучыларга тавыш бирү бара. Бәйгедә безнең районнан Сарман "Сандугач" балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафина һәм "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Фәридә Шәйдуллина катнашалар. Алар өчен 5 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
Муса Җәлилнең кызы Сарманга кайта
17 августта Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар. Кичә 18.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда үткәреләчәк. Әлеге чарага быел беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан да кайтачак. Районга шулай ук аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да киләчәкләр. "Җәлилнефть" оешмасының административ бинасы...
-
Сарман районында янгынга каршы махсус режим кертелде
Озакка сузылган кызу һава һәм корылык, шулай ук кешеләрнең үзләренең иң гади таләпләрне үтәмәүләре аркасында янгын чыгу очраклары арта. 13-15 август көннәрендә генә районда 4 янгын чыкты. Моны исәпкә алып, район Башкарма комитеты карары белән, район территориясендә 16 августтан 1 сентябрьгә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Карарда күрсәтелгәнчә, бу...
-
Сарманда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту үтте
Бүген Сарманда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту узды. Семинар эшендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобайдуллин һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Сарманнан Фәнис Фәретдинов XXVII халыкара Себер марафонында катнашты
Узган атнада Омск шәһәрендә XXVII халыкара Себер марафоны үтте. Ул Омскның 300 еллыгына багышланган иде. Анда Россиянең 37 регионыннан һәм 15 чит илдән 9000нән артык кеше катнашты. Марафонда 50-54 яшьлек ир-атлар арасында Сарман авылыннан Фәнис Фәретдинов та үз көчен сынады. Ул 42 километр 195 метр араны 3 сәгать 28 минут...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кишер белән бавыр торты
Сезгә кишер белән бавыр торты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык бавыры - 600 грамм; - тавык йомыркасы - бер данә; - каймак - 100 грамм; - тары оны - ярты стакан; - сарымсак - дүрт тырнак; - кишер - өч данә; - башлы суган - өч баш; -...