14 ноябрь 2012 яңалыклары
-
14 ноябрь. Хәбәрләр
14 ноябрь. Хәбәрләр: 14 ноябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның көн тәртибенә районның 2013 һәм 2014-2015 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы, бюджет проекты, "2007-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген артыру" максатчан прогаммасының тормышка ашырылуы, район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эшнең торышы; җир рессурсларын, муниципаль милекне рациональ файдалану турындагы...
-
Редакция Кыш бабае бүләк өләшә
«Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш…» Алга таба ни булган дисезме? Анысын сөйләп бирүне сезгә калдырабыз, хөрмәтле газета укучылар. Яңа елны каршыларга җыенганда, тагын бер конкурс үткәреп алырга булдык. Без башлаган хикәятне ничек дәвам итәр идегез? Сездән хатлар көтәбез. Конкурс җиңүчеләрен газетаның быел чыгачак соңгы санында билгеләячәкбез. Аларны...
-
Кагыйдәләрен бозма
Янгыннарның һәр бишенчесе электр җиһазларын монтажлау һәм куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Электр челтәрендә чыгучы янгыннарның төп сәбәбе - кыска ялганыш. Ул изоляциясез ике үткәргечнең бер-берсенә тиюеннән хасил була. Алар тигән урында температура бик тиз арада 2700 градуска кадәр күтәрелә, очкыннар һәм күп күләмдә җылылык бүленеп чыга. Әгәр якын-тирәдә...
-
Татарга тылмачлар кирәкме?
"Татарга тылмач кирәкми" дигән гыйбарәне һәрберебезнең ишеткәнебез бар. Юктан гына килеп чыкмаган ул. Татарларның килеп чыгышы бер яклап Чулман һәм Идел елгалары ярларында яшәүче болгар бабаларыбыз белән бәйле булса, икенче яклап Иделдә һәм башка төбәкләрдә яшәүче кыпчаклар белән бәйләнеп, туган телебез татар теле үзендә урта һәм көнбатыш диалектларның үзенчәлекләрен туплаган....
-
Сарманлылар – I һәм III урыннарда
23 нче октябрь көнне Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия" спорт комплексында өлкәннәр арасында шахмат, шашка буенча IV Республика темпо-турниры уздырылды. Безнең районнан бу ярышларда 5 кешелек команда катнашты һәм әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Мостафин авылыннан Фәрит Муллахмәтов шахмат буенча - III, Мортыштамак авылыннан Галия Гәрәева шашка буенча I урынны яуладылар.
-
Җитди карарга кирәк
l Соңгы ун елда шикәр диабеты белән авыручылар саны 40 миллион кешегә артты. l 2030 нчы елга авыруның бөтен дөньяда 552 миллионга артуы көтелә. l Һәр 5 секунд саен бу авыру белән 1 кеше авырый. l Һәр секунд саен шикәр диабетыннан 1 кеше үлә. l Һәр ел саен бу авырудан...
-
Кышка әзерләнәбезме?
Кышның өч ай гына түгел, биш айга диярлек сузылган караңгы, салкын ел фасылы икәнен искә алсак, болай яшәргә һич тә ярамаганын аңларбыз. Әлбәттә, озак вакытка "йокыга талырга" һәм апрель аенда гына уянырга да, шулай ук барлык чараларны күреп, кышны бик яхшы итеп үткәрергә һәм аннан зур канәгатьлек хисе алырга да...
-
Без инде хәзер зурлар
Быел мин 5 нче сыйныфта укый башладым. Яңа укытучылар белән таныштым, яңа иптәшләр таптым. Уку - авыр да, кызыклы да. Мин яхшы укырга тырышам: начар билге алсам, беренче укытучым Хафизова Нәсимә Сәйделнас кызын борчырмын, дим. Аның күпме тырышлыгы юкка чыгар төсле. Октябрь аенда мәктәптә безне зурлар арасына кабул итү булды....
-
Көллияттә – көзге бал
Ак каенның яфракларын Җылы төсләргә манып, Соры күккә рәсем ясый Көзге җил, давылланып. Әнә шулай илһамланып, шагыйрьләребез елның шушы фасылы турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Чыннан да, көз безне үзенең матурлыгы, муллыгы, байлыгы белән куандыра. Менә шул көз айларында без яңа уку елын Сарман аграр көллиятендә бик күп төрле чаралар, бәйрәмнәр,...
-
СТРОЙГА БАСАРГА ӘЗЕР ТОР!
12 ноябрь көнне район Советында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Аны муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды һәм утырыш эшенә йомгак ясады. Көн тәртибендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре һәм көзгесенә әзерлек, укыту учреждениеләрендә гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү, егетләрне физик яктан ныгыту, хезмәткә чакырылучыларга медицина күзәтүе уздыру мәсьәләләре...