14 август 2023 яңалыклары
-
Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасында чираттагы бишкөнлек җиңүчеләренә премияләр тапшырдылар.
-
Мортыштамак авылында Мөдир Хәсәновны юбилее белән тәбрикләделәр
Мортамак авылының хөрмәтле ветераннарының берсе – Хәсәнов Мөдир Хәсән улына бүген 95 яшь тулды.
-
Районда җаваплы затларга юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый
Сарман авылының Ленин урамы 53 йорты балалар мәйданчыгындагы ватылган элементлар тиз арада рәтләнде.
-
Ватсап корбаны булудан сак булыгыз
Беркөнне танышымның социаль челтәрләрдәге шәхси битендәге язмасына тап булдым. Имеш, аның кызын машина бәрдергән, һәм, ашыгыч рәвештә едицина ярдәме күрсәтер өчен, күп суммада акча кирәк.
-
Татарстанда быелның җиде аенда 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Быелның җиде аенда Татарстанда 517 674 кеше диспансеризация үткән.