САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ватсап корбаны булудан сак булыгыз

Беркөнне танышымның социаль челтәрләрдәге шәхси битендәге язмасына тап булдым. Имеш, аның кызын машина бәрдергән, һәм, ашыгыч рәвештә едицина ярдәме күрсәтер өчен, күп суммада акча кирәк.

Бу хәбәр сискәндереп җибәрде. Күңелгә шом салган язмага бер ышанырга, бер ышанмаска белмәдем. Үзенә шалтырату кыен кебек тоелды, авылдашлары аша әлеге мәгълүматның дөресме-юкмы икәнлеген ачыкладым. Мошенниклар шәхси битен «җимергәннәр» булып чыкты. Мине генә түгел, күп кешене аптырашта калдырган бу
хәбәр.
Билгеле, бу гаҗәп хәл дә түгел кебек хәзерге заманда. Кырыкалдарларның тозагына эләккән беркатлы кешеләр
хакында соңгы араларда еш ишетергә туры килә. Чыннан да, якының белән бәйле хәбәр күңелдә икеләнүләр тудыра икән. Күп кешедән ишеткән бар: андый чакларда акыл томалана, «гипнозланган» кебек буласың, башка начар уй гына килә, һәм ярдәмгә ашыгасың.
Район эчке эшләр бүлегендә каралучы бер эшнең нигезендә ватсап кулланучысы белән булган бәхетсез очрак ята. Җәлил поселогында яшәүче Р. ның телефонына агымдагы елның 3 августында хәбәр килеп төшә. Якын дусты А. дан булган СМСта вакытлыча 32 мең сум акча кирәклеге хакында сүз бара. Р., җавап итеп: «Минем картада хәзерге вакытта 14500 сум гына бар», — дип яза. «Дусты»: «Булганчасын салып тор, калганын тагын эзләрмен»,
— дип хәбәр җибәрә һәм банк счеты күрсәтелгән, исем-фамилиясе язылган картаны фотога төшереп җибәрә. Р. тиз
рәвештә акчаны күчерә дә, озак та тормый, А. га шалтырата һәм акчаларның барып җиткәнме-юкмы икәнлеген белешә. Аңа җавап итеп, дусты бернинди дә акча сорамаганлыгын, башкалардан да шундый шалтыратулар булуын һәм аның ватсабының паролен «җимерүләрен» әйтә. Шулай итеп, мошенникларның хәзер ватсапка да чиратлары җиткән.
 

– Чатларга кереп, кемнең дә булса исеменнән акча сорау очраклары артты. Хәбәрнең, үтенечнең дөреслегенә инанмый торып, нинди дә булса гамәл кылырга ашыкмаска кирәк. Телефонга килгән шикле сылтамаларны да ачмавыгыз хәерле. Югыйсә, картагызда яки счетыгызда булган акчалардан “җилләр исәргә мөмкин”. Эшләп тапкан акчагызны ватсап яки башка төрле социаль челтәрләр аша сораган «танышыгызга» җибәргәнче, шалтыратыгыз, ачыклагыз, нәкъ менә ул ярдәм сораганына инаныгыз. Югыйсә, сез мошенниклар корбаны булырга мөмкинсез. Бу хакта бигрәк тә өлкәннәргә ныклап аңлату мөһим, – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең полиция бүлекчәсе начальнигы Ришат Бәхтиев.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев